tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш чоры балаларын котлап
Сугыш чоры балаларын котлап

Сугыш чоры балаларын котлап

Киров өлкәсендә 1928-1945 елда туганнарга «Сугыш чоры баласы» исемен бирүне Аджим төбәге өлкәннәре зур канәгатьләнү белән кабул иттеләр. Өлкәннәр бәйрәмен үткәргән көнне, Аджим мәдәният йортында, аларга шул исемдәге таныклык тапшырылды.

Менә шушы көннәрдә бу өлкәннәребезгә тагын бер шатлык өстәлде, аларга “Сугыш чоры баласы” дигән истәлек медале тапшырылды. Баштарак бу медальне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә тапшырырбыз дип уйлашсак та, өлкәннәребезнең аңарчы көтәселәре килмәде. Шуның өчен без, Аджим төбәге башлыгы Р.М.Хәйретдинова, ветераннар советы рәисе Э.И.Исламов, Аджим китап- ханәчесе В.Д.Напольских авылларга чыгып йөрергә булдык. Безнең максатыбыз медальләр тапшыру белән беррәттән, авыллардагы өлкәннәр белән очрашып, аларның тормыш-көнкүреш хәлләре белән танышу иде.

Дүрт авылда яшәгән 58 “Сугыш чоры балалары”н берничә көндә йөреп чыгып, алар белән аралашу ике якка да файдалы булды. Шул 58 кешенең 19ы ялгызы яшиләр. Алар өчен безнең килү бигрәк тә шатлыклы булды, күп төрле сораулар бирделәр, төбәгебез тормышы белән кызыксындылар. Әле күбесе шул авылдагы фәлән-фәлән кешегә сәламнәр җиткерүебезне дә сорадылар. Авылдан авылга йөреп, аларның бер-берсенә булган сәламнәрен дә тапшырдык. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәр авылда да безне ачык йөз белән бик җылы каршы алдылар. Өйләрендә газ, су булуга алар бик шат. Шуның өчен һәркем Римма Мөдәрисовнага олы рәхмәтләрен белдерделәр.

– Мин бу йөрүебездән бик канәгать калдым, – ди-де Р.М.Хәйретдинова. – Барлык өлкәннәребез дә таза тормышта яшиләр, өйләре чиста, пөхтә итеп җыештырылган, өйләре җылы. Мин алар өчен бик шатланам. Бер генә өлкәннәребез дә теге юк, бу җитми дип зарланмадылар. Хәзер һәр авыл буенча юллар да әйбәт, авылларыбызны, урамнарны да тәртиптә тотарга тырышабыз. Өлкәннәрдән бу көннәрдә ишеткән җылы сүзләр алдагы көннәрдә эшләргә дәрт өстәделәр, – диде ул шатланып.

Хезмәтенә карата хөрмәте диләр. Халык мәнфәгатен кайгыртып эшләгән җитәкчене яраталар, хөрмәт итәләр. Алдагы көннәрдә дә шулай булсын дигән теләктә калабыз. Бу медаль ияләренең күбесе хезмәт ветераннары, хөрмәткә лаеклылар. Алар турында газетабыз битләрендә таныштырып бару мөмкинлеге булыр дип ышанып калам.   Шулай ук,    медальләргә таныклыкларны тутырып, бу игелек-ле эшләрне оештырганы өчен Малмыж районы ветераннар советы рәисе Роза Нургалиевна Мухаметшинага олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Эдуард ИСЛАМОВ.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*