tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугыш каһарманы һәм шагыйрь
Сугыш каһарманы һәм шагыйрь

Сугыш каһарманы һәм шагыйрь

Әлеге язмам якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны, педагог һәм шагыйрь Нәби Галиуллов турында.

Нәби ага Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туып үсә. Аның бала вакыты һәм үсмер еллары сугыш чорына туры килә. Ул 1944 елдан 1951 елга кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Якташыбыз конвоир буларак пленга – әсирлеккә эләккән немец-фашист солдатларын саклый. Фронтовик “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, “Бөек Ватан сугышындагы фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен” юбилей билгесе, “Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен”, “Совет армиясе һәм флотының 30 еллыгы”, Бөек Җиңүнең 20, 30, 40, 50, 60 еллыгы дип исемләнгән юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Нәби Нәсибулла улы сугыштан соңгы авыр елларда педагогия институтын уңышлы тәмамлап, Яңа Малыклы районы мәктәпләрендә физика һәм математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, ул Димитровград шәһәрендә гомер кичерде. Хатыны Роза апа белән матур гына яшәп, алты бала тәрбияләп үстергәннәр.

2000 нче еллар башында миңа Нәби абый белән якыннан аралашырга насыйп итте. Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар милли-мәдәни автономияләре белән бергә драма театрында шагыйрьнең юбилей кичәсен оештырырга туры килде. Нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше буларак ул халыкның иҗатын тануына бик тә сөенгән иде.

Нәби аганың беренче иҗат җимешләре 1959 елда “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күрә. Аннары ул мәркәзебез Казанның “Ялкын” һәм “Чаян” журналлары, “Өмет” өлкә татар газетасы белән хезмәттәшлек итә. 2003 елда “Сембер китабы” нәшриятында әдипнең “Канатларым” дип аталган тәүге җыентыгы басылып чыга. Аның шигырьләре шулай ук “Сембер язлары” әдәби альманахында да урын ала. Бөек Ватан сугышы ветераны һәм педагог буларак ул үзенең иҗатында яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсенә зур игътибар бирә, укучыны тәртипле, инсафлы, шәфкатьле һәм ярдәмчел булырга өнди.

2007 елда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Сембер татар язучылары берләшмәсе Нәби Галиулловка “Канатларым” дип аталган китабы өчен күренекле якташыбыз, шагыйрь Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби бүләк бирү турында карар кабул итә. Ә Ульяновск өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы редакциясе Нәби агага 2006 елда басылып чыккан шигырьләре һәм хикәяләре өчен фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премиясен тапшыру турында карар чыгара.

Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узып, бөтен гомерен яшь буынга аң-белем бирүгә, иҗатка багышлаган Нәби ага Галиуллов Димитровград шәһәренең мөселман зиратында җирләнде.

Гөлнәфис СӘХАБЕТДИНОВА,

Мөси авылы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*