Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә үткен каләмле яшь язучы Лилия Закирова белән очрашу узды
Әтнәдә үткен каләмле яшь язучы Лилия Закирова белән очрашу узды

Әтнәдә үткен каләмле яшь язучы Лилия Закирова белән очрашу узды

Әтнә район үзәк китапханәсендә ачык йөзле, киң күңелле, Казанда яшәп иҗат итүче үткен каләмле яшь язучы – Лилия Закирова белән очрашу үтте. Язучы Лилия Закирова укучыларга үзенең “Яшерен мәхәббәт”, “Җылыт мине”, “Язылмаган китап”, рус телендә язылган “Приключения ёжки” китаплары аша таныш.

Иртәдән китапханәдә җылы атмосфера хөкем сөрде. Чөнки бирегә язучының китапларын яратып укыган әдәбият сөюче укучылар җыелды. Очрашуга районыбызның “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе вәкилләре, Ташчишмә китапханәсенең “Сәйлән” берләшмәсе әгъзаләре дә чакырылган иде. Шулай ук Әтнә районының каләм тибрәтүчеләре белән үзара фикер алушы, тәҗрибә уртаклашу кебек тә булды бу очрашу.  Районыбызның каләм тибрәтүчеләре яшь язучыга үзләренең кызыксындырган сорауларын да бирделәр.

Кичәне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Рәзилә Шәрифуллина үзенең моңлы җырлары белән тагын да ямьләндереп җибәрде.
– Әдәбият сөюче кунакларыбызга, Лилия ханымга очрашуга килгәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге очрашу бер матур истәлек, мәгънәле һәм файдалы бер чара булып истә калыр. Алдагы көннәрдә дә шундый гаҗәеп җылы очрашулар ешрак булсын иде, – диделәр очрашуны оештыручы китапханәчеләребез.

Чыганак: atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*