Мәскәү янындагы сугыш 1942 елның 8 гыйнварыннан бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчү нәтиҗәсендә 1942 елның 20 апреленә дошман гаскәрләрен 150-400 чакрымга кадәр чигенергә мәҗбүр итәләр. Немец-фашист гаскәрләре Икенче бөтендөнья сугышында беренче мәртәбә зур җиңелүгә дучар булалар. Мәскәү янындагы җиңү илебезнең хәрби, сәясәт, халык-ара хәлен күпкә уңайлата, фашистларга каршы сугышкан халыклар арасында дәрәҗәсен күтәрә. Немец-фашист армиясенең җиңелмәс армия турындагы мифын юкка чыгара, фашист армиясенең дәрәҗәсенә нык суга. Мәскәү янындагы сугышларда дошман 500 меңнән артык кешесен, 1300 танкын, 2500 пушкасын, 15 мең автомашинасын һәм күп кенә башка техникасын югалта.
Немец-фашист илбасарларының Мәскәүдә парад үткәрәселәре килгән иде. Әйе, ул парадны Совет солдатлары сагы астында үткәрделәр. Пленга төшкән йөз меңләгән фашист солдатларын Мәскәү урамнары аша үткәрделәр. Мәскәү янында җиңү, дошман гаскәрләрен тар-мар итү зур халык-ара әһәмияткә ия. Ул тагын да гитлерга каршы коалицияне ныгытуга, фашист блогын йомшартуга китерде. Япония һәм Төркия гаскәрләрен Германия ягыннан сугышка катнашырга тукталып торырга мәҗбүр итте. Европада фашизмга каршы азатлык хәрәкәтенең үсешенә китерде.
Совет халкы үзен аямыйча, дошманга каршы торуы, бердәм булуы, хәрби җитәкчелекләрнең профессиональ, оста җитәкчелек итүе белән Мәскәү янындагы сугышта җиңүгә ирешә. Хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә үтәгән өчен күп кенә дивизияләргә, полкларга “Гвардия” исемен бирәләр. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елгы 1 май Указы нигезендә “За оборону Москвы” медале барлыкка килә. Һәм ул медаль белән – 1 миллионнан артык, 36 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 110 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
Икенче Бөтендөнья сугышында Совет халкының, бигрәк тә Мәскәү халкының җиңүгә керткән өлешен искә алып, Бөек Җиңүнең 20 еллыгына Мәскәүгә 1965 елның маенда “Герой-шәһәр” исеме бирелде.
Авылдашлар китә сугышка 1941 елның 22 июнь көне. Киров өлкәсендәге Иске Йөрек халкы ул көнне алдан ук хезмәт көне итәргә дип әзерләнгән иде. Язгы чәчүләр тәмамланып, Сабантуйлар үткәч, авыл халкы якшәмбе көнгә өмә ясарга планлаштырган иде: авылны икегә бүлеп торган тирән елга аша бөя бөяп, ике якны тоташтырып тора торган күпер салырга. Иртәдән яше-карты, бала-чага елга буена җыелалар. Хезмәт бәйрәм төсе ала: кем кисә, кем агач юына, кем ат белән балчык, таш ташый. Хәтта бала-чагаларга да эш табыла: кем йомычка җыя, кем эшләгән, сусаган кешеләргә су алып килеп эчертә. Иртәдән башлаган эш сәгать унга кадәр бик кызу бара.
Авылда бер Авыл Советында гына телефон булган. Анда төнлә дә, көндез дә каравылчы тора. Ял көне булуга карамастан, кинәт телефон шалтырый. Телефон шалтыравы да ничектер шомлы була.
Телефоннан:
– Кем бу? – дип сорыйлар.
– Мин, каравылчы, – дигәч, исем-фамилиясен язып алалар да:
– Началась война, гитлеровская Германия внезапно напала на нашу страну,
– диләр.
Каравылчы ишеткән сүз-ләрдән югалып калып:
– Повторите, какая война? – дип сорый.
Шалтыраткан кеше шул ук сүзләрне яңадан кабатлап:
– Позовите председателя Сельского Совета! Пусть немедленно позвонит по
этому телефону, – дип, телефон номерын бирә.
Каравылчы каушап кала, шулай да өмә барган җиргә барып, сугыш башланган хә- бәрне җиткерә. Төрле яктан төрле сораулар ява башлый.
– Нинди сугыш? Кем сугыша?
– Мин каян белим, немес инде, немес.
Бу хәбәрдән соң эшне ташлап, бар да кайтып китә-ләр. Инде берәүнең дә кулы эшкә ябышмый. Башланган эш сугыш бетеп, уңай заманнарга кадәр тукталып кала. (1970 елларда гына буаны МПМК-9 оешмасы җиренә җиткереп эшләп бетерә).
Ул елларда Авыл Советы рәисе булып Хәлиулла абый Мөхәммәтшин эшли иде. Ул бирелгән номер буенча шалтыратып, чыннан да Германиянең безгә сугыш башлаганын ачыклый. Иртәгә иртәнге сәгать 9га, бер атналык ризык белән хәрби комиссариатка килергә тиеш кешеләрнең исемлекләрен яздыралар. Аларга бүген үк хәбәр итәргә кирәк була. Шул ук вакытта Яңа Йөрек, Марс, Шәгабән, Үрнәк авылларына да. Бу исемлектә беренче чакырылышта ук 40тан артык кеше була.
Авыл Советы эшкә керешә. Ә авыл буйлап күз яшьләре түгелә. Бигрәк тә кулларына повестка тоттырган гаиләләрдә.
1941 елның 23 июненнән декабрь ахырына кадәр бер Иске Йөректән генә 203 кеше, Иске Йөрек авыл Советыннан (ул вакытта Яңа Йөрек, Марс, Шәгабән, Үрнәк авыллары да керәләр) 300 дән артык ирләрне фронтка озаталар. Аның өстенә күпме фронтка яраксызларны, яшүсмерләрне, хатын-кызларны фронтка киткәннәр урынына хәрби заводларга, Мәскәү янына окоп казырга алдылар.
Фронт якынлашкан урыннардан, шул ук вакытта Мәскәүдән дә, хәрби заводларны Көнбатышка эвакуациялиләр. Шулай ук Вятка Аланындагы завод та 1942 елны барлыкка килә. Анда да, 1942 елны ук биналар төзелгәнче, ачык һавада корал җитештерә башлыйлар. Анда да эшче көчләр күп кирәк була. Авыл бөтенләй бушап кала. Колхозның бөтен җәйге эше хатын-кызлар, карт-карчыклар, бала-чагалар кулына кала. Аның өстенә берәүләрне фронтка озатсалар, инде бер ай дигәндә, киткәннәрнең “батырларча һәлак булды” дигән язулары килеп тора. Көн дә елаш, көн дә күз яше. Сугыш ахырына кадәр авылдан 285 кеше фронтка җибәрелә, шулардан 152 кеше чит җирләрдә ятып кала. 133 кеше исән калса да, аларның да яртысы гына авылга әйләнеп кайта. Авылга исән кайткан солдатлар алган җәрәхәтләреннән вакытыннан алда мәңгелек дөньяга күчәләр.
Хәзерге яшьләр бер еллык солдат хезмәтеннән дә качарга тырышалар. Ә менә 1941-45 елларда чакырылган 1926, 1927 елгы егетләр 7әр ел хезмәт итәләр. 1930-40 елгы һәм аннан соңгы чакырылышлар күпсенмәделәр, 4-3 ел хезмәт иттеләр. Һәр ир-егетнең егетлек бурычы – илне саклау!
(Дәвамы бар).
Мөнир ӘҺЛИЕВ.
“Дуслык” газетасы