tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуйны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуйны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуйны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Нижневартовскка эш сәфәре кысаларында, 2021 елда узачак  XXI Федераль Сабантуйга әзерлек уңаеннан оештыру комитеты утырышында милли бәйрәмебезгә әзерлек чаралары белән танышты.

Утырышта Сабантуйга әзерлек этаплары турында “Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы Рафаил Мөхәммәтҗанов, шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары, Нижневартовск шәһәре администрациясенең социаль сәясәт департаменты директоры Ирина Воликовская чыгыш ясадылар.

Рафаил Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, бүгенге көндә татарлар Ханты-Манси автономияле округы халкының 10% ын тәшкил итә. “Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы рәисе татар милли бәйрәмен уздыру мөмкинлеге өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Нижневартовск шәһәре администрациясенең социаль сәясәт департаменты директоры Ирина Воликовская Сабантуй Нижневартовск шәһәрендә 34 ел дәвамында уздырыла, дип ассызыклады. Хәзерге вакытта бәйрәм үткәрү урыннары билгеле.

Милли Шура рәисе Сабантуй күңел ачу чарасы гына түгел, ә эшмәкәрләрнең потенциалы белән танышу мәйданы да булып тора, дип билгеләп үтте. “Ике республиканың төрле предприятиеләре арасында килешүләр төзелергә тиеш”, – диде Васил Шәйхразыев.

Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов шулай ук Сабантуй үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте: “Халык 10 елдан соң да бу бәйрәмне сагынып искә алырга тиеш”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*