Сургут шәһәрендә беренче тапкыр “Бишек җыры” фестивале узачак.
Фестивальне Сургут шәһәре татарларының милли –мәдәни мохтарияте һәм Ханты-Манси “Югра” автоном округы төбәк татар милли-мәдәни мохиарияте оештыра.
Чарада Югра җирлегендә эшләп килүче иҗтимагый оешмалар һәм ансамбльләр катнаша:
- “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы;
- “Сандугач” ансамбле (Сургут);
- “Тамчылар” вокаль ансамбле (Нефтеюганск);
- “Шатлык” татар-башкорт халык ансамбле (Нижневартовск);
- “Якташлар” татар-башкорт халык ансамбле (Лангепас);
- “Болгар” ансамбле (Мегион);
- “Нур” татар-башкорт иҗат коллетивы (Когалым);
- “Дуслык” татар-башкорт коллективы(Салым, Федоровский);
- “Туган як” татар-башкорт коллективы (Покачи).
Шулай ук Урай, Нягань, Югорск, Стрижевой шәһәрләреннән кунаклар катнашачак.
Сургут шәһәре “Ак калфак” оешмасы хәбәрләре буенча