tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Октябрь инкыйлабының 100 еллыгын искә алып…
Октябрь инкыйлабының 100 еллыгын искә алып…

Октябрь инкыйлабының 100 еллыгын искә алып…

12 октябрьдә Казан мәдәният институтында Октябрь инкыйлабының 100 еллыгына хәзерге чордан торып бәя бирүгә багышланган түгәрәк өстәл  үткәрелде.

Анда бу  институтның тарих, философия һәм культурология  кафедрасы  җитәкчесе Энгель Таһиров, академик, Казан университеты профессоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһиров һәм  Россия фәннәр академиясе әгъзасы тарихчы Илья Урилов чыгыш ясадылар. Илья Ханукай улы Урилов үзенең тарих фәне биеклекләренә күтәрелүендә академик Индус Таһировтан алган сабаклар ярдәм итүен әйтте.  Россия академигы Индус Һәм Энгель Таһировларны тәбияләгән Әминә апаның фидакәрьлеген, ике бертуган мәшһүр галимнең  сугышта һәлак булган әтиләре

Ризак Таһировның каһарманлыгын искә алды. Совет системасы чорында мондый шәхесләр туган илгә, халыкка хезмәт итеп, ил язмышын хәл иткәннәр, җәмгыятьнең кешелекле рухын булдырырга тырышканнар. Әмма октябрь инкыйлабыннан башланган тарихи фаҗиганы һәм кан коюдан башланган совет илен бер нәрсә һәлакәттән саклап кала алмаган.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә большевиклар оештырган кискен борылышка тәнкыйть фикерләре де, инкыйлапның эшче-крестьяннарга яңа мөмкинлекләр ачуы турында альтернатив карашлар да яңгырады. Казан мәдәният институты профессоры Александр Федяев 1917 ел түнтәрелешенең сталинизм репрессияләр, авторитар идарә итү системасы тәэсирендә социаль һәм милли гаделлек максатларыннан читләшүе турында әйтте.

Сәяси тарих милләтләр язмышына тәэсир итә, аңа үрелеп бара.Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан институт укытучылары һәм студентлар бу чараның ил тарихын һәм сәяси проблемаларны яхшырак аңлауга ярдәм итүен билгеләделәр.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*