Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова коллекциясендәге татар шамаилләрен аеруча популяр дип атады.
Бүген Казан Кремле залларының берсендә Милли музее коллекциясеннән татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 8-10 декабрьдә Казанда узучы «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кунакларына тәкъдим ителә. Бу чарада Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрдән музей, архив, китапханә, белгечләре, галимнәр катнаша.
«Күргәзмәгә заманында Казан университеты профессоры Николай Катанов һәм Казан руханиләр академиясе профессоры Иван Покровский туплаган XIX азагы – XX гасыр башы шамаилләре куелды. Алар Казанда нәшер ителгән. 1941 елда шамаилләрне музейга Иван Покровский бүләк иткән», – диде Светлана Измайлова.
Күргәзмә узып йөри торган кечкенә залда оештырылу сәбәпле, анда нибары сигез шамаилгә урын табылган. Аның каравы, Светлана Измайлова сүзләренчә, һәр полотно үзенчәлекле һәм матурлыгы, эчтәлеге белән аерылып тора.
«Безнең шамаилләр коллекциясе зур. Монда аларның азы гына куелды. Бездә кәгазьдә басылган шамаилләр дә, фольгага төшерелеп, пыяла белән капланганнары да, алтын җепләр белән чигелгәннәре дә, хәзерге заман рәссамнары ясаганнары да саклана. Без аларны ел дәвамында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан күп күрсәттек. Мәскәүдә дә берничә күргәзмә уздырдык. Милли музей коллекциясендәге татар шамаилләре аеруча популяр», – диде Светлана Измайлова.
Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина «Татар-информ» хәбәрчесенә шамаилләренең әһәмиятен аңлатты. «Шамаилләр, икона кебек, табына торган әйбер түгел. Безнең борынгы бабайларыбыз риваятьләрне, гыйбрәтле сүзләрне, Коръәндәге хәдисләрне матур итеп шамаилгә төшергән. Шамаилләр мәдрәсәләрдә, өйләрдә эленеп торган. Алар белемне матур, зәвыклы итеп биргән, мөһим мәгълүматка игътибар юнәлдергән», – диде ул.