Сызрань спортчысы Алинә Фәйзуллина тхэквондо WT буенча РФ яшүсмерләр җыелма командасы капитаны итеп сайланды.
Мәскәү өлкәсендәге «Парамоново» чана-бобслей комплексында WT тхэквондо буенча РФ яшүсмерләр җыелма командасының күнекмәләре төгәлләнде.
Җыелма команда составында Сызраньның берьюлы ике вәкиле чыгыш ясый – җыелманың баш тренеры ярдәмчесе итеп Алинәнең тренеры Сергей Турутин билгеләнде.
Алинә Фәйзуллинага 16 яшь. Ул ике тапкыр Россия чемпионы (2019, 2020) һәм Европа беренчелеге җиңүчесе (2019).