tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX “Нократ моңнары” төбәкара фестиваль-конкурсы Нөнәгәр авылында узды
IX “Нократ моңнары” төбәкара фестиваль-конкурсы Нөнәгәр авылында узды

IX “Нократ моңнары” төбәкара фестиваль-конкурсы Нөнәгәр авылында узды

IX “Нократ моңнары” төбәкара фестиваль-конкурсы Балтач районы Нөнәгәр авылында тамашачысыз үткән. Бәйгедә сәхнәдә Малмыж районы үзешчәннәре белән берлектә Балтач һәм Кукмара районы иҗади коллективлары көч сынашкан. Бу хакта Киров өлкәсе Татар милли-мәдәни автономия рәисе Язилә Әсхәтдинова сөйләде.

“Болай үткәрүнең дә уңай ягы бар. Һәр тамашачы үзен чыгыш ясаучы белән чагыштыра ала. Быел катнашучылар арасында яшьләрнең күбрәк булуы сөендерде. Бәйге әдәби мәйданчыкка әверелде”, – диде Язилә Әсхәтдинова.

“Бер-беребез арасында көндәшлек түгел, ә ниндидер җылы мохит хөкем сөрде. Татар халкының җыр-моңга гашыйк кешеләрен бергә туплап, кичәне күңел ачу чарасы гына итеп түгел, халкыбызның язмышы, үткән тарихы, яшәү рәвеше итеп кабул итәргә өндәүче Язилә ханымга рәхмәт”, – диде өлкән яшьтәгеләр арасында вокал буенча I дәрәҗә диплом иясе Татар Кумбашы мәдәният йорты директоры Гөлсимә Гайфетдинова.

Бәйге татар халкының матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм таныту максатыннан уздырылган. Төп бурычлар – милли халык иҗаты абруен күтәрү, җыр һәм бию фольклорын саклау һәм үстерү, Киров өлкәсе һәм башка төбәкләрнең иҗат коллективлары арасында дустанә иҗади элемтәләрне үстерүгә, үзара аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә ярдәм итү.

Номинацияләр: Милли бию (Категорияләр: ансамбльләр (10 кешегә кадәр), солистлар Яшь төркемнәр: 15 яшьтән 35яшькә кадәр, 36 яшьтән өлкәнрәкләр. Катнашучылар дәвамлылыгы 4 минуттан да артмаган фольклор яки халык-сәхнә биюен тәкъдим итә.

Милли җыр (халык вокалы) категориясе: ансамбльләр, солистлар. Яшь төркемнәре: 15 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр. Милли җыр (эстрада вокалы)  категориясе: ансамбльләр, солистлар. Яшь төркемнәре: 15 яшьтән 35яшькә кадәр, 36 яшьтән өлкәнрәкләр.

Бу чара Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан бирелгән субсидиягә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән уздырылды.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*