tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Файлә  – спорт мастеры
Файлә  – спорт мастеры

Файлә  – спорт мастеры

Декабрь башында Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә шорт-трек буенча “Россия өмете” Бөтенроссия ярышлары булып үткән. Анда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач “Лидер” физкультура сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре дә уңышлы чыгыш ясады.

Тамырлары белән Карга-Кочко-Пожардан булган, ФСКның тренеры Михаил Юрин карамагында, бу спорт төре нечкәлекләрен үзләштергән Файлә АЙМАЛЕТДИНОВА 1000 һәм 1500 метрлык дистанцияләрдә финишка өченче һәм икенче урында килгән, Түбән Новгород өлкәсе команда составында эстафетада икенче урынга ирешкән (гомум нәтиҗәләр буенча өлкә командасы өченче).

Ә менә 500 метрлык дистанция нәтиҗәсе буенча Файлә спорт мастеры нормативын үтәгән һәм дәрәҗәле исем алуга ирешкән. Афәрин, Файлә! Барлык “Туган як”ны укучылар исеменнән котлыйбыз!

Әйтергә кирәк, Файлә бөтен катнашкан ярышларда гел призлы урыннар гына алып кайта, димәк аңа өмет зур. Без аңа киләчәк спорт карьерасында яңа уңышлар һәм Европа, Дөнья йөзе һәм Олимпия уеннары чемпионы булып милләтебезне танытуын телибез.

“Туган як” газетасы редакциясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*