“Бердәмлек”нең төрле сайтларда эленеп торган, газетада бастырылган афишаларыннан күргәнегезчә, газета 30нчы туган көнен ифрат дәрәҗәдә күләмле һәм күңелле, шул ук вакытта халык өчен файдалы итеп үткәрергә планлаштыра. Бәйрәм чаралары кысаларында татарлар күмәкләшеп яшәгән авылларда “Газета укучылары белән очрашу”лар оештыру каралган.
Шундый беренче очрашу 25 январьда Сызранның Е.И.Аркадьев исемендәге Үзәк китапханәсендә үтте. “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре һәм 50нче юбилеен уздыручы “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары килеп җиткәнче китапханәчеләр, шәп итеп ремонтланган һәм заманча җиһазландырылган иң зур һәм матур залны җирле авторларның картиналары белән бизәп, китапханәдә булган татар китапларыннан, көндәлек матбугат чараларыннан күргәзмәләр оештырып куйганнар иде инде. Шулай ук видео күрсәтү, музыка уйнату аппаратурасы да алдан ук көйләп куелган. Моның өчен китапханә хезмәткәрләре Галина Романова һәм Надежда Филенковага, “Очрашу” өчен шундый уңайлы һәм күрекле бина тапкан Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядинга чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Шундый уңайлыклар булганда, күңел күтәрелеп китә, проблемалар турында түгел, уңышлар турында сөйлисе килә башлый. Очрашуның позитив нотада үтүенә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең моңлы җырлары һәм ялкынлы биюләре дә дәрт өстәгәндер, Сызран халкының ачык күңелле, аралашучан булуы да үз ролен уйнагандыр, дип уйлыйм.
Тәүге “Очрашу” Сызранда уздырылуның ике сәбәбе бар: беренчесе – Сызран шәһәре администрациясе “Бердәмлек” газетасын оештыручы дүрт администрациянең берсе. Икенче сәбәп җитдирәк – өлкә читендә яшәүче Сызран халкы газетага бик аз санда языла, әйтергә дә оят – барлыгы 46 данә генә.
Барыгыз да беләсез, “Бердәмлек” газетасы соңгы елларда зур югалтулар кичерде. Төрле елларда “Бердәмлек”тә эшләгән абруйлы тел белгечләре Минзакир Нуретдинов, Фәния Шәфигуллина, Исхак Апанаев, Зәйнәп һәм Рәфгать Әһлиуллиннар бакыйлыкка күчтеләр. “Очрашу”да аларның исемнәре аталды һәм залда утыручылар басып, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чараны Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев башлап җибәрде. Ул “Бердәмлек” татар газетасының әһәмияте турында бик акыллы фикерләр әйтте. Чыннан да, милләтнең басма органы бар икән, димәк, милләт тә бар. Газета өйләрдә, китапханәләрдә, архивларда саклана, димәк, ул кайчандыр булган вакыйгаларны киләчәк буыннарга да җиткерү көченә ия. Мисал өчен: “Бердәмлек” газетасында төрле елларда басылып чыккан мәкаләләргә таянып, берничә китап нәшер ителде. Илгиз Колючевның “Ялкынлы яшьлек”. Гасырдан — гасырга”, Рәфгать Әһлиуллинның “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барысы да аның турында”, Рәис Бигловның “Сызран — иҗат бишегем”, Разия Әюпованың “Татар хатынын эш куркытмый” китаплары нәкъ шундыйлардан. Киләчәктә дә бу эшләр булыр әле, дип ышанабыз. Рәис абый Биглов Сызран шәһәр автономиясе белән берлектә чираттагы китабы өстендә эшли башлаган инде, дигән сүз ишетелде.
Китап, дигәннән. Самара татарлары тарихчысы Шамил Галимов та бу очрашуда бар иде. «Бердәмлек»нең беренче санын чыгарган Рәфгать Әһлиуллин, Идеал Галәветдинов һәм Әминә Шәмсетдинова арасында ул да булган. Соңрак эшкуар Зөлфәт Сәлахов ярдәме белән үзенең “Азан” газетасын ачып җибәргән, тарихчы буларак, төбәк авыллары турында китаплар яза башлаган һәм бүген аның китап киштәсендә 7 – 8 саллы басма һәм күпсанлы брошюралар бар. Ул биредә Самара төбәгендә чыгып килгән татар матбугаты турында сөйләде, газетаның беренче саннарын чыгарган вакытларны исенә төшереп үтте.
Газетаның бүгенге баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Сызраннан газетага язып торучы үз хәбәрчеләренә – Галиулла Габдрәшитовка, Рәис Бигловка, Илгизәр Сәгъдиевка, Светлана Лаврентьевага һәм китапханә хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, газетаның бүгенге проблемаларына кыскача тукталып үтте. Бу темага ничек кенә өзелеп сөйләсәң дә, сукыр кеше күзеннән яшь чыкмаячак. Балаларыбыз татар телебездә укый алмыйлар икән, димәк, алар газетага да язылмаячак. Бүгенге максатыбыз шул: татар телен белгән милләттәшләребезгә “Бердәмлек”не, телебезне, милли мәгарифебезне саклау нияте белән, аңлы рәвештә, газетага язылырга, балаларны, оныкларны сабый чагыннан ана теленә өйрәтергә.
Сызрань шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының татлы чәкчәкләре, 93 яшьлек сугыш ветераны Сәгадәт апа Солтанова ясап килгән татар курчагы һәм минем башка кидергән таҗы, Әлфия һәм Рита Рахманколовалар бүләк иткән җыр, Галиулла абый Габдерәшитовның җылы сүзләре, бергәләшеп җырланган “Туган тел” җыры, күпьеллык хезмәттәшлегебез аркасында барлыкка килгән җылы мөнәсәбәтләр “Бердәмлек” һәм укучы арасында бәйләнеш булуын раслады.
Ләкин “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән юлга чыгуыбызның максаты башка иде шул. Без “Бердәмлек”не әле укымаган, “Ялкынлы яшьлек”не әле күрмәгән, ишетмәгән кешеләрне үз даирәбезгә ияртергә, татар теленә, тарихына, мәдәниятенә карата кызыксыну уятырга теләгән идек. Чарага бары тик җитмешләп кенә кеше килү сәбәпле, бу юлы максатыбызга өлешчә генә ирештек, дип әйтер идем. Ләкин моның белән генә тынычланмаска, Сызран якларына бертуктамый йөрергә, аралашырга, газетаны халыкка танытырга теләгебез зур. Гел кабатлап киләм: газетага язылучылар булмаса, газета чыгудан туктаячак. Ә Әлифба урынына калган газетадан башка безнең балалар татар була алырмы?