Татар халкы үзенең меңъеллык тарихы һәм күркәм гореф-гадәтләре белән бар дөньяга таныш дисәк, бер дә арттырып әйтү булмас. Алар арасында халкыбызның милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Шуны истә тотып, 17 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл мәдәният йортында Нижгар татарлары конгрессы Түбән Новгород өлкә хакимиятенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министрлыгы, Кызыл Октябрь районы администрациясенең мәдәният бүлеге ярдәме һәм Пильна агропромышленность техникумы белән берлектә оештырган “Татар кухнясы серләре” дип исемләнгән икенче төбәкара милли ашлар конкурсы узды.
Татар халкының телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли ашлар пешерү үзенчәлекләрен барлау һәм буыннан буынга тапшыру максаты белән оештырылган дүрт номинациядән торган конкурста Сергач, Спас, Пильна һәм Кызыл Октябрь районнарыннан барлыгы 20 катнашучы үзенең аш әзерләү осталыгы белән уртаклашты.
Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы Ринат Жалялов белән Нижгар татарлары конгрессы иҗтимагый оешма советы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина бәйгегә старт биреп, татар кухнясының халкыбыз тарихында әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм барлык кунакларны җылы сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Конкурс кагыйдәләре буенча һәрбер катнашучы үзенең визит карточкасын һәм әзерләгән ашын теләсә нинди формада тәкъдим итәргә, ә компетентлы жюри әгъзалары ризыкны татып карап, билгеле критерийлар буенча аңа бәя бирергә тиеш иде. Алдан ук әйтеп үтәргә кирәк, яшь кызлар да, тормыш тәҗрибәсе шактый булган ханымнар да үзләренең кулинар сәләтләрен ачуга бик җаваплы караганнар. Камыр ашларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, матур гына фото яки видеосюжет, хикәя, шигырь, җыр-бию, үзешчән сәнгать номеры ярдәмендә тәкъдим иттеләр, һәрбересе үзенә генә хас булган рецептлары белән дә таныштырды, ә Гөлнара Абдуллина, Зифа Абдрахманова, Равилә Нәвретдинова, Әнисә Билялетдинова һәм Татьяна Арланова составындагы жюри ашларга бәя бирде.
Тәмле ашлар бәйрәме Сергач шәһәре “Березка” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Юлия Гришинаның стаканда пирожный – соңгы вакытларда популярлашып киткән трайфллар ясау буенча мастер-класс күрсәтүе белән башланды. Ул бу чарада конкурстан тыш катнашты һәм десерт әзерләүнең һәрбер адымын шигъри юлларга сала барды.
Конкурсның төп өлешен башлап, беренче, “Яшь кондитер” номинациясендә, 12дән алып 18 яшькәчә 7 кыз үзенең уңганлыгын күрсәтте. Шуларның бишесе: Диләрә Аляутдинова (Уразавыл), Динара һәм Айгөл Үмәровалар (Куйсуы), Диләрә Хисяметдинова (Рбишча), Лилия Абдюханова (Уразавыл) иң борынгы һәм гади ашамлыклардан саналган кыстыбый, Алина Ибраһимова (Уразавыл) – өчпочмак, Илнара Садекова (Зур Рбишча) пәрәмәч пешерү серләренә төшендерделәр, ә Динара белән Илнара хәтта тупырдатып татарча биеп тә алдылар.
«Экзотик ашамлык» номинациясе шартына туры китереп, аш әзерләгәндә традицион ингредиентлар белән беррәттән экзотик продукт куллану мөмкинлеге каралган иде. Бу этапта 5 уңган-булган катнашучы ярышты.
Гализә Кукаева Татар Моклокасында бигрәк яратып пешерелә торган бәрәңге кәкәше алып килгән, ул башта кыска гына үзе, аннары әзерләгән милли ашының рецепты турында сөйләп үтте.
Сафаҗайлы Эльвина Иматованың бүгенге бәйге хакында “Туган як”ны даими укып баручы каен әнисеннән (хезмәттәше башкаруында) ишеткәнен һәм нинди аш пешерергә җыенганын оста һәм кызыклы итеп башкарылган юмористик сәхнә күренешеннән белдек. Эльвина пахлава әзерләүнең һәр этабын һәм пешерү процессын бәйнә-бәйнә ачыклады.
“Уразовка” уку үзәге студентлары Гөлнара Хәйретдинова (Уразавыл) һәм Гөлнара Алешина (Актук) оригиналь ашамлыкларның берсе – чәкчәкне уку йортларының профессиональ аш-су лабораториясендә пешергәннәр һәм әзерләү процессын видеога да төшергәннәр.
Сергач шәһәрендә яшәүче кочкопожарлы Галия Гришина һәрбер татар мәҗлесенең табын күрке булган, күбрәге кара җимеш, күрәгә, алма, лимон, куертылган сөт ягып пешерелә торган бәлеш эчлеген эксперимент ясап, ананаска алыштырып караган. Бәлеш эче тропик җимеш булганга, Галия ханымның ярдәмчесе, кызчыгы Юля аны “Чунга-Чанга” җыры астына үзенчәлекле, оригиналь бию белән тәкъдим итте, Галия үзе дә матур итеп татарча биеп күрсәтте һәм бу милли ашны әзерләү процессы белән алар әниле-кызлы шигъри юллар аша таныштырдылар.
“Милли колорит” номинациясен пашатлы Заһирә Абдулхалекова башлады. Аның сәхнәлештергән күренеше тамашачыны тирән уй-хисләргә салып, якты балачак, яшьлек хатирәләренә, өй түрендә басып торган ап-ак мичтә әнкәйләрнең таба чыжлатып, телеңне йотарлык итеп аш пешерү, самавырлы табын кору чорына кайтырга мәҗбүр итте. Заһирә ханым үзе белән безнең якларның традицион ашамлыгы – карын бәлешен алып килгән иде.
Уразавыл балалар бакчасы да- нын яклаган Кочко-Пожардан кил- гән аш-су остасы Дина Жиһаншина һәр татар хатын-кызының яраткан ризыгы кыстыбый белән беррәттән, тары боткасы пәрәмәче әзерләгән һәм аларны пешерү серләрен тәфсилләп аңлатып бирде.
Шулай ук Кочко-Пожардан Венера Фехретдинова татар халкының милли рухын саклаган ризыклар – пәрәмәч белән өчпочмакны якташыбыз, мәскәүле Динар Фәесханов репертуарыннан “Пәрәмәч” җырын башкарып, биеп тәкъдим итте.
Уразавыл балалар бакчасы тәрбиячесе Румия Әбдрәхимова (Кызьмавыл) конкурска татар халык кухнясының иң гади һәм яратып ашалганын, камырдан пешерелгән ашамлыклар арасында үзенә бертөрле урын алып торган пәрәмәч һәм милли ризыкларның алтын хәзинәсе – чәк-чәк пешереп алып килгән.
Бәйгедә катнашу өчен Рбишча авылы хуҗабикәсе Гөлнара Лукманова да озак вакыт бозылмый һәм үз тәмен саклый торган сый, һәр бәйрәм, аеруча, туй бизәге булган, майда кыздырылган, балга төренгән чәк-чәк пешерүне сайлаган һәм аны бизәкләп, матур итеп төреп тә китергән.
50 яшь һәм аннан да өл- кәнрәк хуҗабикәләр аш-суга уңганлыкларын “Зирәкләр күнек- мәләре (“Навыки мудрых”)” дигән соңгы, дүртенче номинациядә күрсәттеләр.
Актуклы Рәйсә Сәбитова татар табынының күрке булган кайнар камыр ризыгы – өчпочмак пешерү үзенчәлекләре белән уртаклашты. Һәрберебезгә кечкенәдән таныш һәм бүгенгәчә өстәлдән төшмәгән милли ризыгыбызны пешерү алымнары күп, әмма ләкин һәрбер хуҗабикәнеке – үзенчә. «Аның авырлыгы нәрсәдә, ит белән бәрәңгене камырга төрдең дә мичкә озаттың, аннары рәхәтләнеп пешкәнен көтеп утырасың!» – диләр берәүләр. Өчпочмакны дөрес итеп пешерү шактый мәшәкатьле эш, Рәисә ханым аны әзерләү технологиясе турында бик теләп бәян итте.
Бу номинациянең икенче катнашучысы Ирина Бардина милләттәшебез булмаса да, бәйрәм табынының төп ризыкларының берсе – гөбәдия, авылларда төрлечә, мәсәлән, Уразавылда “картош яккан таба күмәч” исеме белән билгеле булган ашамлык һәм каймак пирогы (сметанник) пешерү хакында оста иттереп саф татар телендә сөйләп бирде.
Тагын бер конкурсант, Кочко- Пожар балалар бакчасы хезмәткә- ре Наилә Жиһаншина, мәҗлесләргә бик тәмле камыр ризыклары әзерләргә ярата икән. Бу юлы ул бәйгегә чәй янына бирелә торган татлы, халкыбызның иң популяр ризыкларының берсе булып саналган бавырсак рецепты белән уртак- лашырга килгән. Үзенең чыгышын Наилә ханым танылган җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның “Салкын чәй” җыры белән төпләде.
Музыкаль паузаларда үзешчән артистлар Сәрия Ефремова, Марат Хөсәинов, Екатерина Гроц, Шамилә Айнетдинова һәм Рәмис Абдулкаюмов залда утырган тамашачыларны үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр, аларның һәр чыгышын халык кайнар алкышларга күмде.
Шуны да әйтәсе килә, бу бәйгедә камыр ашлары пешерүдә үзләренең сәләтләрен барлаган кайбер хатын-кыз мондый чараларда беренче тапкыр гына көч сынамый. Гализә, Эльвина һәм Заһирә өлкә “Нижгарбикә” конкурсы катнашучылары, Галия шушы конкурста быел “Нижгарбикә” исеменә, ә Ирина – “Тамашачы симпатиясе”нә лаек булган иде.
Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада чараны алып баручылар Гүзәл Алиякберова белән Екатерина Гроц сәхнә түренә “Туган як” газетасы хезмәткәре, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының районара кураторы Наилә Жиһаншинаны чакырды. Наилә ханым конкурсны гамәлгә куючыларга, аны оештыручыларга һәм ярышларда катнашырга вакыт тапкан олысы-кечесенә, тамашачыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм теләсә нинди чарада һәрвакыт активлык күрсәткән аккалфакчы ханымнар – Заһирә Абдулхалекова белән Эльвина Иматовага Нижгар татарлары автономиясе исеменнән затлы, матур итеп бизәлгән “Татар милли ашлары” дигән китаплар бүләк итте.
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгел – нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү вакыты җитте. Конкурста катнашучыларның һәркайсына үз номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аларның һәрбересенең кыюлыгын җыеп, милли кием киеп сәхнәгә чыгарга теләк белдерүе генә дә инде җиңүгә тиң. Әмма ләкин бәйге дигәч, билгеле, җиңүчеләр дә табыла. Жюри һәр номинациядә өчәр җиңүче билгеләде. Аларга бирелгән саллы бүләкләр дә мәгънәле иде: 1 урын өчен электр духовкасы, 2 урынга – мультиварка һәм 3 урынга лаек булганнарга мантый пешерү өчен казан тапшырылды. Түбәндә җиңүчеләрнең тулаем исемлеген китерәбез:
“Яшь кондитер” номинациясе: Алина Ибраһимова (1 урын), Илнара Садекова (2 урын), Динара Үмәрова (3 урын).
“Экзотик ашамлык” номинациясе: Галия Гришина (1 урын), Эльвина Иматова (2 урын), Гөлнара Хәйретдинова белән Гөлнара Алешина (3 урын).
“Милли колорит” номинациясе: Заһирә Абдулхалекова (1 урын), Динә Жиһаншина (2 урын), Венера Фехретдинова (3 урын).
“Зирәкләр күнекмәләре” номинациясе: Ирина Бардина (1 урын), Рәйсә Сәбитова (2 урын), Наилә Жиһаншина (3 урын).
Пандемия шартларында һәм аның белән бәйле чикләүләр вакытында әлеге конкурсны оештыру, тиешлечә алып бару, гомумән, уздыру өчен, әлбәттә, күп көч һәм байтак вакыт сарыф ителгән, барысына да зур рәхмәт!
Йомгаклап шуны билгеләп үтәр идек, киләчәк бәйгеләрдә бүген тәкъдим ителгән, еш кына бер-берсен кабатлаган ашамлыклардан гайре, безнең якларга хас булган башкаларын да, мәсәлән, күмәч, күптермә, катлама (умак), кош теле, юканы да онытмаска иде. Татар халык кухнясы бит күптөрле, камыр ашларыннан тыш, бүтәннәре дә бар: катыклы салма, чумар, төрле боткаларны барыбыз да ярата, аларны пешерү технологиясен дә искә төшерергә ярый.
Тулаем алганда, милләтебез кухнясына багышланган конкурс югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән бию, шигырь, җырлар белән үрелеп, бик күңелле атмосферада үтте һәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Катнашучылар да, бәйгене карарга килгән кунаклар да бик күп уңай эмоцияләр алды.
Милли рухтагы шундый җылы очрашулар алга таба да булып торсын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре яшәсен, онытылмасын! Киләчәк Яңа еллар белән барыгызны да!
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Илнар Садеков фотолары.
“Туган як” газетасы