tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайны объектив яктан ачкан беренче хезмәт
Тукайны объектив яктан ачкан беренче хезмәт

Тукайны объектив яктан ачкан беренче хезмәт

“Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты” өч томлык басмасы – татар шагыйрен объектив өйрәнүгә беренче адым.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукайны өйрәнү фәне юнәлешендә зур проектлар башкарылды. Яңа өч томлык әдипнең моңарчы чыгарылган алты томлык академик басмасының дәвамы буларак әзерләнде. Проект Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән мең данәдә нәшер ителде.

– Яңа хезмәттәге документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, журнал һәм газета публикацияләре, төрле оешма һәм һәм ведомостьларның рәсми документлары) Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чор милли-мәдәни мохитенә  бәйле рәвештә күзалларга мөмкинлек бирә, – ди  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов.

Галимнәрнең әлеге яңа хезмәте өч китаптан тора. Беренчесендә  шагыйрьнең Казан артында узган балалык еллары (1886-1904 елның ахыры), Уральск белән бәйле канат ныгыту дәвере (1894 елның ахырыннан – 1907 елның ахырына кадәр) турында сүз алып барыла. Икенче һәм өченче китаплар шагыйрьнең Казан чоры тормышына (1907 елның ахыры – 1913 елның апреле) багышлана.

– Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар)” өчтомлык  басма танылган татар әдибен  объектив өйрәнә башлауда беренче җитди адым дип кабул итәргә кирәк. Совет дәверендә Тукайның иҗаты да , тормыш юлы да галимнәр тарафыннан  шул чор таләп иткәнчә өйрәнелде. “Гомумән татар әдәбиятын, татар язучыларын яңа баштан өйрәнә башларга кирәк, – ди  институт галиме Азат Ахунов. – Моңарчы өйрәнелмәгән  яңа чыганакларны барларга. Мәскәү, Петербург архивларында Тукайга нисбәтле фактларны эзләп табу да мәслихәт.  Чит илләрдә Габдулла Тукайны ничек өйрәнәләр, андагы чыганаклар да татар өчен кызыклы булыр иде.

Азат Ахунов Тукайның иҗаты, тормыш юлы, мирасы җентекләп, яңа баштан өйрәнәне таләп итә, дип саный. Шулай да проект авторлары белдергәнчә яңа хезмәт киң җәмәгатьчелектә Тукайга карарата төрле караш тудырырга юнәлтелгән. Димәк әлеге китапларда без моңарчы белмәгән кызыклы фактлар бихисап.

Китап дәүләт заказы буенча эшләнгән һәм сату нокталарына чыкмаячак. Шулай да өчтомлык басма мәктәпләргә, уку йортларына һ.б. таратылачак, дип ышандыра галимнәр. Шунысы да игътибарга лаек, китаплар ике телдә нәшер ителгән. Ике телле формат укучы аудиториясен киңәйтә, Россия күләмендә оештырылган төрле конкурсларда катнашырга мөмкинлек бирә. Россия укучыларына татар әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы күзаллауларын үстерергә этәрә.

Киләчәктә Тукайның туган авылы, аның нәселе турында да хезмәтләр дөнья күрәчәгенә ышанып калырга өмет бар.

Мөршидә Кыямова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*