tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк башкала үзәктә, Казан – йөрәктә…
Төньяк башкала үзәктә, Казан – йөрәктә…

Төньяк башкала үзәктә, Казан – йөрәктә…

Инде күп еллар Санкт-Петербург каласында яшәп иҗат итүче татар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Мифтахетдинов әңгәмәбез барышында Нева каласын гына түгел, Казанны да ихлас яратуын белдерде.

Роберт Мифтахетдинов – «Санкт-Петербургның ирекле рәссамнары вернисажы» иҗтимагый оешмасы, РТның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршында оешкан иҗат эшлеклеләре ассоциациясе әгъзасы һәм дә 2007 елдан алып Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул Рәссамнар берлеге тарафыннан уздырылып килгән язгы һәм көзге күргәзмәләрдә, «Манеж» үзәк күргәзмә залы чараларында, Финляндиядәге «Keso Putikko» Халыкара күргәзмәләрендә дә катнашып килә. Гомумән, бер йөздән артык күргәзмәдә катнашкан инде! 2012 елны Санкт-Петербургтагы АКШның Генераль консуллыгы үткәргән «Төнь­як-Көнбатыш минем күзләрем аша» картиналар бәйгесендә җиңеп чыккан.

Хезмәтләрендә – шанлы Петербург. Тамашачыларны шушы гүзәл кала буенча сәяхәт итәргә чакыра. Бу кала – аның илһам чыганагы. Шуңа күрә дә шәһәр күренешләре тасвирланган күп кенә әсәрләрен Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Губернатор хакимияте, Санкт-Петербург дәүләт университеты сатып алуы гаҗәп тә түгел.

“Мин – эшсөяр. Бу сыйфатым – Казан сынлы сәнгать училищесында укыган вакыттан ук. Нәкъ шунда киләчәктә рәссам гына булачагыма төшендем. Быел юбилей елым, миңа – 55 яшь. Үткәннәргә әйләнеп карагач, үз язмышыма бары тик рәхмәтле булуымны аңлыйм.

Табигатьтәге халәтне дөрес ясау өчен даими рәвештә пленэрларга чыгам. Шәһәребезнең төрле тарихи урыннарында булам. Остаханәм тәрәзәсеннән ачылган күренешләргә дә игътибар итәм, чөнки каланы тасвирлау диапазоны елдан-ел киңәя генә барырга тиеш.

Портретларга килгәндә, кеше белән башта әңгәмә корам, бераз гына булса да аның холкына төшенәм. Чөнки тышкы кыяфәтне язу авыр түгел, ә менә кешенең эчке халәтен дөрес итеп билгеләү күпкә кыенрак. Кайчак алар: «Мин шундыймыни?!» дип гаҗәпләнә. Ә аларның якын дуслары: «Бигрәк охшаган!» – дип җөпли. Мәсәлән, Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясенең почетлы докторы Н.П.Шабаловның беренче портреты белән икенче портреты язылу арасы – нәкъ ун ел. Әлеге портретлар бер-берсеннән шактый аерыла. Беренче портретта ул миңа галим буларак күзалланды, ә икенче портретта мин инде аны ак халатлы, гаҗәеп игелекле зур табиб итеп тасвирладым.

Туган як темасындагы картиналарымда Казан образлары күп. Татар башкаласына кайткан саен, һәрчак күңелемә бик якын булган урамнарны берничә кат урап чыгам. Иске Татар бистәсендә, Нариман урамындагы йортта дәү әнием Диләфрүз яшәгән иде. Аннары минем әниемнең бертуганы Асия апаны да һәрчак истә тотам… Укыган елларымда ул миңа шулкадәр булышты, мин аңа гомерем буе рәхмәтле”, – ди рәссам.

Май аенда Роберт Мифтахетдиновның Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында «Күңелгә якыннар» («То, что мне дорого») шәхси күргәзмәсе зур уңыш белән барды. Рәссамны гомер бәйрәме белән котлаучылар арасында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Даими вәкиллек җитәкчесе Ренат Вәлиуллин бар иде.

Роберт Азат улы картиналарындагы Санкт-Петербург әлләни кояшлы түгел. Чөнки чынлыкта да Кояш бу кала өчен – көтеп алынган кунак. Ул – күп очракта төксе, монда җете төсләр аз, яңгырлар еш ява. Әмма шуңа да карамастан Роберт әфәнденең картиналарында көннең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә кайсы фасылында тас­вирланган Санкт-Петербург искиткеч матур. Рәссамның майлы буяулар белән язу техникасы аша туган әсәрләре аның импрессионизм юнәлешендәге язу ысулларын виртуоз куллана белүен раслый. Аның әсәрләрендә – камил дөреслектәге пропорцияләр һәм күләмнәр, ракурслардагы акцентлар, шәһәрнең архитектура ансамбле детальләренә игътибар юнәлтү… Болар барысы да бу татар рәссамының гаҗәеп таланты турында сөйли.

Зилә Нигъмәтуллина

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*