tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атаклы “Челси” клубы белән килешү төзегән татар кызы турында ниләр билгеле?
Атаклы “Челси” клубы белән килешү төзегән татар кызы турында ниләр билгеле?

Атаклы “Челси” клубы белән килешү төзегән татар кызы турында ниләр билгеле?

Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары бүген Алсу Абдуллина дигән кызның Лондонга – атаклы “Челси” клубына китәчәге хакында шаулап яздылар. Татар фамилияле булгач, әлбәттә, аның турында кызыксыну уянды. Әлеге язмада Радик Сабиров спортчы турында мәгълүмат тупларга булды.

Алсу Ринат кызы Абдуллина 2001 елның 11 апрелендә Азнакай районының Актүбә бистәсендә туган. 8 яшендә Актүбәдәге “Барс” командасында шөгыльләнә башлаган. Абыйсы уйнаган командада. Шунысы үзенчәлекле: егетләр командасы була бу. Ә Алсу анда бердәнбер кыз уенчы булган. Үз сүзләренә караганда, малайлар белән шөгыльләнү һәм уйнау Алсуга профессиональ яктан үсәргә бик нык ярдәм иткән. Беренче тренеры – Владимир Баландин.

14 яшендә Мәскәүнең “Чертаново” спорт мәктәбендә күчкән. 16 яшендә шул ук исемдәге команданың төп составында чыгыш ясый башлый (шул рәвешле, Алсу ил чемпионатында уйный башлаган иң яшь кыз буларак таныла). Ә инде 2020 елдан Мәскәүнең “Локомотив” командасы өчен чыгыш ясаган. 15 яшеннән бирле Россиянең төрле яшьтәге җыелма командалары өчен уйный. Илнең төп составында да 16 яшеннән чыгыш ясый. Ярымсакчы позициясендә уйный. Баштарак интернатта яшәгән, туган ягын, әти-әнисен сагынып гел елый торган булган.

Бүген Абдуллин Англия суперлигасының узган елгы чемпионы “Челси” командасы белән 2024 елга кадәр килешү төзегән. Журналистларга биргән әңгәмәсендә Алсу үзенең бик бәхетле булуын, зур хыялының тормышка ашуы турында белдергән. “Челси”ның баш тренеры Эмма Хейз исә татар кызының, яшь булуына да карамстан, тәҗрибәле һәм универсальлекә ия булуын  искәрткән. Сүз уңаеннан, “Локомотив”та Алсу танылган тренер Юрий Красножан җитәкчелегендә шөгыльләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*