tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талантлы шагыйрә
Талантлы шагыйрә

Талантлы шагыйрә

2023 елның 21 мартында Яркәү районының Тархан авылында яшәүче Сачитә Кучарова Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы оештырган «Солдат альбомы-2023» марафонында катнашып, «Солдатка хат» номинациясе буенча бүләкләргә, сертификатка лаек булды.

Бик тырыш, көчле рухлы, түземле, максатчан һәм инициативалы Сачитә Кучарова Татарстанның «Тәртип» радиосы оештырган әниләр марафонында да катнашкан. «Яңарыш» газетасында басылып чыккан һәрбер шигыре белән Сачитә безне шатландыра. Йөрәгеннән чыккан якты хисләр белән язылган шигыре иң кадерле, иң якын кешеләребез – әти-әниләребезгә бик көчле яратуын, рәхмәтен белдерә. Алар һәркемгә гомер буе таяныч та, ышаныч та. Шигырь кадерле балачакка кайтара. «Кеше гомерендә балачак иң яхшы, мохтаҗсыз, шатлыклы һәм әти-әниләребезгә без хыялларыбызда, төшләребездә кайтабыз», – дип яза.

Шулай ук Сачитә Мәхмүт кызы Татарстанның Татнетны үстерү фонды һәм язучылар берлеге оештырган 23 нче дөньякүләм әдәби марафонда да катнашкан. 20 көн дәвамында барган марафонда Казаннан көн дә сораулар һәм биремнәр килеп торган. Аларга тулы җаваплар, әсәргә анализ ясарга кирәк булган. Сачитә Мәхмүт кызы Якуб Зәнкиевнең «Аккошлы күл» әсәре буенча марафонын алып барган. Конгресс исеменнән Рәхмәт хаты, «Татар ашлары» исемле бик матур китап, татар бизәкле яулык һәм бик күп газеталар бүләккә килгән.

Татарстанның «Саф балалар» радиосы оештырган «Саф Рамазан» марафонында да катнашып дипломга лаек булды. Сачитә йөрәгеннән ташып чыккан хисләрен бик матур итеп дәфтәр битләренә сала. Искитмәле, гаҗәеп серле эчтәлекле шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр яза. Бик матур табигатьле, күлле-елгалы Тархан авылында туып-үскән ул. Шунда аның бала чагы уза. Хәзерге көндә дә 60 яшен тутырган ханым туган авылында яши, 3 баланың әнисе, 7 оныкның әбисе.

«Әти-әнием татар теленә, әдәбиятка зур әһәмият биреп, татар булуларына горурланып яшәделәр. Кечкенәдән татар китапларына мәхәббәт тәрбияләделәр, әнием шигырьләр яза иде. Сугыш чоры, әтисез калу әниемнең күңелендә һәм тормышында зур эз калдыра.

Иске Александровка мәктәбен тәмамлап, Тубыл шәһәрендәге зооветтехникумга ветеринария бүлегенә укырга кердем. Аны Кызыл диплом белән тәмамладым», – дип сөйләде. Укуга теләк зур булганга, 1993 нче елда Тубыл шәһәренең сәнгать һәм мәдәният училищесына укырга керә. 1995 нче елда училищеның «Китапханә» бүлеген тәмамлый. Гомер буе авыл китапханәсендә эшләгән Сачитә Мәхмүт кызының шигырьләрен «Яңарыш» газетасында бик еш очратабыз. Без аларны бик яратып укыйбыз.

Сачитәнең иҗаты күпкырлы. Ул – талант иясе. Шигырьләренең тематикасы төрлечә: гаилә бәхете, мәхәббәт, табигать яме. Шул матур табигатькә соклана, әниләргә дан җырлый, туган як, туган авыл, сугыш темасы, сугыш алып килгән газаплар, илебездә барган вакыйгаларга борчылу хисләрен белдерә.Сачитә Мәхмүт кызының сүзләре бик күңелгә ятышлы, йөрәккә үтеп керә. Хикәяләрендә кешенең эчке дөньясы матурлыгына соклана.

Ул якты йөзле, кешелекле, мәрхәмәтле беренче укытучысы Фәгыйлә апаны искә ала, кызыклы дәресләре турында оныкларына сөйли. Гомер буе Тархан мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыткан һәм директор вазифасын башкарган Рәйсә Әйтбаева (Карманова) турында бик җылы сүзләр белән яза. Сачитәнең шигырьләре уйланырга мәҗбүр итә. Кеше гомере бик тиз үтә. Алла биргән шул гомеребезнең күп мизгелләрен бушка уздырабыз. Кирәкмәгән сүзләр җилгә очырабыз. Әйткән сүзләренә йомгак ясап, Сачитә тәртипкә өнди: «Бер-беребезгә, якыннарыбызга, дус-ишләребезгә, туганнарыбызга һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел булыйк!» – дип чакыра.

«Ризыклы Тархан җире» шигырендә Сачитә авыл җиренең җиләк-җимешкә байлыгын, авыл халкының тырышлыгын күрсәтә. Үз тырышлыгы белән авыл кешесе теләгенә ирешә, тормыш авырлыкларына бирешми һаман алга бара. Сачитә догалар укып, намазларда утырып, Аллаһыга ялварып, көннән-көнгә зур теләкләрдә булып, тормыш иптәшен зур бәладән, каты авырудан коткаруы турында сөйләде. «Мин догаларны укысам, намазларга утырсам, авырулары азайган шикелле була. Шулай бергәләп без каты авыруны җиңдек», – диде.

Сачитә үзенең шигырьләре белән татар халкын тәртипкә өнди, тәрбияли. Ул татар хатын-кызларына хас барлык матур сыйфатларга ия. Бу көннәрдә генә язган «Энекәшем өйгә кайтты» патриотик шигыре интернетта чыкты. Шигырендә ул энесе Ранил каты сугыш, ут эченнән исән кайтуы турында сөйли. Ранил яраланган дусларына, һәр кешегә ярдәм итеп, дусларының ышанычын аклаган. Безнең Яркәү районыннан мондый талантлы шагыйрә үсеп чыгуына мин бар йөрәктән шат.

Рәхилә УРАЗАЕВА,
Төмән шәһәре.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*