tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектының соңгы бишенче этабы узачак
Балтачта «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектының соңгы бишенче этабы узачак

Балтачта «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектының соңгы бишенче этабы узачак

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының, яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында, социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә җиңү яулаган «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектының соңгы 5 нче этабы 7 июль көненә планлаштырыла.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының әлеге проекты гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән һәм йомгаклау этабы да гаиләләрдәге гореф-гадәтләрнең сакланышына, милли йолаларга багышланачак. Чара Шушма яр буенда 19.00 сәгатьтә узачак.

Программада:

  • гаиләләр күргәзмәсе
  • концерт программасы
  • мастер-класслар
  • коймак белән чәй

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*