Бүген «Тантана» театр премиясе кысаларында артистларга һәм коллективларга махсус бүләкләр тапшырылды.
- Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү Фондының махсус премиясе – «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» (М. Твен) спектаклендәге рольләр өчен В.И.Качалов исемендәге Рус Зур драма театры артистлары Павел Лазарев (Том Сойер), Виктор Шестаков (Гек Финн), Славяна Кощеева (Бекки Тэтчер);
- Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе – театр сәнгатендәге казанышлары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, театраль гаилә, Татарстанның атказанган артистлары Алсу һәм Рамил Вәҗиевләр;
- «Сәхнә» журналының махсус бүләге – Туфан Миңнуллинның «әлдермештән әлмәндәр» спектаклендә әҗәл ролен иҗат итүе өчен Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Алмаз Хөсәенов;
- Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең «Иҗади командировка» махсус бүләге – Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Рәзил Фәхертдинов;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус дипломы – әлмәт Татар дәүләт драма театрында «Тынлыкта гына урын бар» спектаклен сәхнәләштерүләре өчен авторлар – Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр; рәссам – Лилия Имаметдинова; композитор – Эльмир Низамов;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Кәрим Галеев;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Арслан Сибгатуллин;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Аркадий Кузнецов;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Эльдар Гыйниятов;
- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Өмет» махсус дипломы – Г. Тукай исемендәге әтнә Татар дәүләт драма театрының «Бәхет кошы» (Ш. Хөсәенов) спектаклендә катнашуы өчен Мәдинә Хәкимова;
- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Өмет» махсус дипломы – Г. Тукай исемендәге әтнә Татар дәүләт драма театрының «Бәхет кошы» (Ш. Хөсәенов) спектаклендә катнашуы өчен Булат Мөхәммәтҗанов;
- Казан Мэриясенең махсус бүләге – “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының “Угол” иҗат лабораториясе белән берлектә куелган «Мергасовский» спектакле.
Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform