tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тантана» театр премиясенең махсус бүләге ияләре исемлеге билгеле
«Тантана» театр премиясенең махсус бүләге ияләре исемлеге билгеле

«Тантана» театр премиясенең махсус бүләге ияләре исемлеге билгеле

Бүген «Тантана» театр премиясе кысаларында артистларга һәм коллективларга махсус бүләкләр тапшырылды.

  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү Фондының махсус премиясе – «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» (М. Твен) спектаклендәге рольләр өчен В.И.Качалов исемендәге Рус Зур драма театры артистлары Павел Лазарев (Том Сойер), Виктор Шестаков (Гек Финн), Славяна Кощеева (Бекки Тэтчер);
  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе – театр сәнгатендәге казанышлары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, театраль гаилә, Татарстанның атказанган артистлары Алсу һәм Рамил Вәҗиевләр;
  • «Сәхнә» журналының махсус бүләге – Туфан Миңнуллинның «әлдермештән әлмәндәр» спектаклендә әҗәл ролен иҗат итүе өчен Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Алмаз Хөсәенов;
  • Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең «Иҗади командировка» махсус бүләге – Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Рәзил Фәхертдинов;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус дипломы – әлмәт Татар дәүләт драма театрында «Тынлыкта гына урын бар» спектаклен сәхнәләштерүләре өчен авторлар – Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр; рәссам – Лилия Имаметдинова; композитор – Эльмир Низамов;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Кәрим Галеев;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Арслан Сибгатуллин;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Аркадий Кузнецов;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы – “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Эльдар Гыйниятов;
  • Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Өмет» махсус дипломы – Г. Тукай исемендәге әтнә Татар дәүләт драма театрының «Бәхет кошы» (Ш. Хөсәенов) спектаклендә катнашуы өчен Мәдинә Хәкимова;
  • Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Өмет» махсус дипломы – Г. Тукай исемендәге әтнә Татар дәүләт драма театрының «Бәхет кошы» (Ш. Хөсәенов) спектаклендә катнашуы өчен Булат Мөхәммәтҗанов;
  • Казан Мэриясенең махсус бүләге – “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының “Угол” иҗат лабораториясе белән берлектә куелган «Мергасовский» спектакле.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*