Очрашуның спикеры кунакларга сөйләм осталыгы остаханәсен үткәрде, ораторлыкның бар серләрен ачты. Айваз Садыйров сүзләренчә, чын ораторга интонациясе, катгыйлык (жестикуляция), торышы белән дөрес «идарә итә» белергә мөһим.
Сөйләм осталагын камилләштерер өчен Айваз Садыйровтан ТОП – 5 киңәш:
1. Визуаль контакт. Сүзне шунда ук башларга ярамый. Башта залда тынлыкны урнаштыру өчен пауза ясарга кирәк. Гади приём – сөйли башлар алдыннан өч тыңлаучыны сайларга (уңнан, суңнан, каршыңнан һәм чиратлап күзләренә карарга. Нәтиҗәдә, катнашучыларның һәрберсе белән аралашу иллюзиясе барлыкка киләчәк. Тамашачылар белән контактны чара дәвамында сакларга кирәк.
2. Катгыйлык (жестикуляция). Сүз ишарәсез ишетелмәс. Сүзләрне куллар белән «юллый» белергә кирәк.
3. Мимика. Мимика сөйләгән сүзләребез эчтәлегенә туры килергә тиеш.
4. Артикуляция һәм дикция. Оратор Һәр сүзне төгәл әйтә белергә, залда утыручыларга иреннәр буенча укырга мөмкинлек бирергә тиеш.
5. Тавышның көче һәм темп: чыгыш вакытында даими рәвештә тавышның көче белән «уйнау» мөһим: кирәк вакытта көчәйтү, кирәк вакытта йомшарту – сөйләм монотон булырга тиеш түгел.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясен яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды. «Ялкын» журналы бай тарихлы журнал, аңа быел 97 яшь! Якынча бер гасыр элек барлыкка килсә дә, ул хәзер дә яшьләргә кызыклы контент бирүен дәвам итә һәм бу факторга сөенмичә мөмкин түгел. Әгәр дә без туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар, татар журналистикасы алга барачак. Хәзерге вакытта безнең төп бурыч – ул замана белән бергә атлаган, социаль челтәрләрне дөрес алып бара белгән журналистлар булдыру», — дип ассызыклады ул.
Чарада шулай ук апрель санының герое – татар теленә «үлеп» гашыйк булган төрек егете Мөхәммәт Абайхан да катнашты. Кунакларга ул татар телен ничек өйрәнүе, Казан белән танышуы турында сөйләде, чит телләр белән «дуслашу» буенча лайфхаклары белән бүлеште. «Телне өйрәнгәндә иң мөһиме – ул шул телгә гашыйк булу, аны ихластан өйрәнергә теләү. Мин Татарстанны, татарларны һәм татар телен бик яратам, әлеге милләт минем күңелемә хуш килә» , — ди ул.
«Ялкын» журналының баш редакторы Илназ Фазуллин сүзләренчә, татар кешесе өчен апрель ае – гади ай гына түгел. Тукай туган ай ул. Шул вакыйгага багышлап, әлеге яшьләр журналы яңа бәйге игълан итте. Шартлары: Габдулла Тукайның берәр әсәрен заманча кимәлгә үзгәртү, аңа 21 гасыр «вайбын өстәү». Әлеге бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала, ул апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бәйге турында тулырак «Ялкын» журналының инстаграмы аша белергә мөмкин.
Чара кысаларында кунаклар шулай ук төрле интерактив уеннар уйнады һәм «Ялкын» журналының редакция әгъзалары белән танышты.