tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты
Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеше эшләре белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Симферополь шәһәрендәге “Җәмигъ мәчет”тәге төзелеш эшләре белән танышты. Шулай ук биредә Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та булдылар.

Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак.  Мәчетнең гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар ак мәрмәр белән бизәләчәк.

Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәдрәсә шулай ук әлеге  Җәмигъ мәчете комплексында урнашачак дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*