tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРда авыл хуҗалыгын коллективлаштыру
ТАССРда авыл хуҗалыгын коллективлаштыру

ТАССРда авыл хуҗалыгын коллективлаштыру

1927 елның 2-19 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Большевик Бөтенсоюз коммунистлар партиясенең  XV съезды уза. Әлеге съезд тарихка авыл хуҗалыгын коллективлаштыру карарын һәм СССРның халык хуҗалыгын үстерү өчен беренче бишьеллык планын булдыру директиваларын раслау вакыйгалары белән кереп калды.1928 елда беренче бишьеллык план кабул ителә. Аның нигезендә  СССРда индустриальләштерү, коллективлаштыру һәм мәдәни революция булдыру күздә тотыла.

ТАССР авылларында күмәкләштерү, ягъни шәхси крестьян хуҗалыкларын бергә кушып, колхоз төзү ничегрәк барган. Асылда яңа күмәк хуҗалыкларны крестьяннарның үз ризалыгы белән генә төзү күздә тотыла. Ләкин чынлыкта күмәкләшү бөтенләй дә башкача килеп чыга.

1933 елга ТАССРның барлык крестьян хуҗалыкларының 25 проценты колхозларга керергә тиеш дип фаразлыйлар. Хәрәкәт бик акрын бара. Мәсьәләне чишәр өчен көчләп колхозларга кертү башлана. Бу елларда ТАССРда 500 мең крестьян хуҗалыгы исәпләнә, күпчелеге урта хәллеләр – 370 мең, хәерчеләр – 110 мең,  20 мең хуҗалык җитеш тормышта көн күрә. Бу чорда соңгыларына карата – кулак дигән атама кулланыла башлый. Ләкин алга таба кулак җитеш тормышлы кеше түгел, ә колхозга керергә теләмәгән идеологик персонаж буларак формалаша. 20 еллар ахырына ТАССРда 459 колхоз оеша, бу партия планының уннан бер өлеше генә була.

Бу чорда Татарстанның милли составына күз атыйк –  49 процент тирәсе татарлар, 43 проценты руслар. Чувашлар 5, мордва, удмурт, марилар якынча 1-2 процентны тәшкил итә.

Коллективлаштыру зур кыенлыклар белән бара, авыл халкының күмәк хуҗалыкка керәселәре килми. 1927 ел ахырына-1928 ел башына икмәк әзерләү планы үтәлми. Дәүләт крестьяннардан икмәкне көчләп тартып ала башлый. Кризисның сәбәбе бик гади була. Икмәк алу бәясе төшә, крестьяннарның икмәкне түбән бәядән сатасы килми. Икмәк җыю белән махсус корралланган отрядлар шөгыльләнә. Амбар, келәтләрдә яшерелегән ашлык табылса, хуҗа кешене кулак дигән тамга тагып хөкемгә тартканнар, барлык мал-туарын, эш коралларын алып киткәннәр.

Инде 1928 елларда барлык республикалар һәм өлкәләргә икмәк әзерләү буенча катгый план төшерелә. Крестьян үз икмәген арзан бәягә тапшырырга риза булмаса, аны хөкем көтә. Гыйнвар-февраль айларында боерыкны үтәмәүче 533 кеше хөкемгә тартыла. План 112 процентка үтәлә.

1929 елда Сталин яңа икътисадый сәясәтнең – НЭПның гамәлдән чыгуын игълан итә. Шул ук елның ноябрендә аның “Бөек борылыш елы” исемле мәкаләсе басыла. Анда Сталин колхоз-совхозларны үстерүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясый. Колхозлар төзү тизләтелгән темплар белән бара, 1929 елның көзеннән 1930 елларның язына кадәр, ТАССР күмәкләштерү буенча илдә өченче урынга чыга. Колхозга кергән хуҗалыклар саны 71 проценттан 84 процентка җитә.

Бу чорда авыл хуҗалыгына техника һәм белгечләр җитми. Шушы мәсьәләне хәл итәр өчен 1928 елда СССРда беренче МТС, ягъни «машина-трактор станциясе» төзелә.  Алар шартнамә нигезендә төзелеп килүче колхозларга төрле техника, агрономнар һәм авыл хуҗалыгының башка төрле белгечләре белән тәэмин итәләр. ТАССРда беренче МТС 1930 елда Чистай кантонының Көньяк Нурлат авылында барлыкка килә. Әлеге МТС карамагында 15 ат көчле 33 трактор, 48 чәчкеч, сукалар, тырмалар була.

Массачыл рәвештә колхозларга кергән хуҗалыклар 1930 елларда кабаттан колхозлардан чыга башлыйлар, чөнки 1930 елның март аенда Үзәк Комитетның “Колхоз хәрәкәтендә партия линиясен бозуга каршы көрәш турында” карары игълан ителә, аның нигезендә көчләп төзелгән колхозлардан чыгу мөмкинлекләре барлыкка килә. Әлеге ирек бирү нәтиҗәсендә ТАССРда крестьян хуҗалыкларының 10 проценты гына колхозда кала. Авыллардан шәһәрләргә китүчеләр күбәя. Шуның нәтиҗәсендә шәһәрләрдә эшчеләр саны арта башлый. Дәүләт карары нигезендә хакимият коллективлаштыру темпларын кумый, авылның матди-техник нигезен ныгытуга, кадрлар әзерләүгә игътибар арта. Беренче бишьеллык ахырында республикада 5 меңләп трактор, 2 меңләп комбайн була. Авыл халкына ярдәмгә СССРның эре сәнәгать үзәге эшчеләре – “Егерме биш меңчеләр” дә килә.

ТАССРга 400 эшче җибәрелә, шуларның ике йөзләбе колхоз рәисләре итеп билгеләнә. Икенче бишьеллык ахырында ТАССРда 91 МТС булдырыла.

Алга таба колхозга керү һәм кертү хәрәкәте кабаттан җанлана, бу шәхси крестьян хуҗалыклары өчен салымнар арту нәтиҗәсе була. Шуны да әйтергә кирәк, 1932 елда СССРда бердәм паспорт системасы кертелә. Ягъни 16 яше тулган кеше өчен авылдан шәһәргә китеп эшкә урнашу өчен паспорт кирәк була башлый. 1932 елда Татарстан территориясендә 4 меңгә якын колхоз оеша, биредә 320 меңнән артык хуҗалык берләштерелә.

Көчләп күмәкләштерү авыл хуҗалыгын артка тәгәрәтә. Бу терлек саны һәм бөртекле культураларның уңышы кимүе мисалында күренә. Икмәк әзерләү планы авылдагы хәлне начарайта. Республиканың кайбер районнарында шуның нәтиҗәсендә ачлык очракларын китереп чыгара. Аеруча ачлык галәмәтләре 1932 елларда массачыл күренеш була.

Илдә барган индустриализация өчен коллективлаштыру да үз урынын уйный. Салымнарга һәм авылдагы хәерчелеккә түзә алмыйча, авыл халкы күпләп төрле шәһәрләргә, республикадан читкә “бишьеллык төзелешләре”нә чыгып китәләр. Китүчеләрнең күбесе яңадан туган якларына кайтмыйча, ТАССРдагы җирле татар халкы санын кимүгә китерәләр.

ТАССР тарихында  республикадан куылган крестьян хуҗалыклары, сөрелгән кулак гаиләләре саны турында әлегә кадәр уртак фикер юк, кайбер тикшерүчеләр бу санны 2 мең, кайберләре 3 мең ди.  Галим Николай Ивницкий исә, 1930-1931 елларда Татариядән 9424 гаилә сөрелүен ассызыклый, шулардан 7810 гаилә Уралга, 1614 гаилә Ерак Көнчыгышка җибәрелә ди.

Әлбәттә, әлеге чор тоташ караңгы төсмерләрдән генә тормаган, дәүләт, үз чиратында, совет хакимиятен хуплаган алдынгы эшчеләргә карата тиешле игътибарын да булдырган. 1931 елда тоташ коллективлаштыру сәясәтен үткәрүдә актив катнашкан өчен колхоз төзелешенең иң яхшы активистларына “Татарстанның социалистик төзелеш герое” дигән исем бирелә. 1934 елның гыйнварында авыл хуҗалыгын күтәрүдәге зур уңышлары өчен кайбер республикалар һәм өлкәләр белән беррәттән, Татарстан АССРын Советлар Союзының иң югары хөкүмәт бүләге-Ленин ордены белән бүләклиләр. Шул ук елның май аенда әлеге орденга республиканың кайбер МТС җитәкчеләре һәм актив хезмәткәрләре дә лаек була.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: беренче һәм икенче бишьеллыкларга туры килгән коллективлаштыру чорында республиканың аграр өлкәсе тулысынча үзгәртеп корыла. Шәхси хуҗалыклар юк ителә, үзәкләштерелгән аграр өлкәнең продукциясеннән табыш икътисадның индустриаль секторын тәэмин итү өчен тотыла, шуның нәтиҗәсендә авыр сәнәгать зур тизлекләр белән үсә. Колхозлар оешу нәтиҗәсендә авылларда эшсезлек бетерелә. Ләкин шул ук вакытта хезмәт сөючән, булдыклы крестьян төркеме юкка чыгарыла, 1932-1933 елгы ачлык нәтиҗәсендә Татарстанда дистә меңләп кеше үлә. Ничек кенә булмасын, региондагы һәм республикалардагы халыкның түземлелеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә СССР икътисады яңа баскычка күтәрелә.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*