Камал театрының Зур сәхнәсендә егермеләп музыкант тере яңгырашта яңа җыр башкарды. Музыкаль продюсер Ильяс Гафаров һәм аның командасы Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсын тәкъдим итте.
- Tat Cult Lab проекты Ильяс Гафаров идеясе белән 2018 елда башланды. Казан Кремлендә үткәрелә торган Tat Cult Fest фестивале – әлеге зур проектның бер өлеше. Проект ТР Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелә.

Яшь иҗатчылар Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага багышлаулар, “Сак-сок” әкияте буенча җыр язганнар. Программада – “Яңалыклар тасмасы турында җыр”, “Кабан күленә багышлау, “Жираф Мариус” спектакле өчен җыр, “Сөмбел” фильмы өчен саундтрек һәм “Чәкчәкле киләчәк” яңа буын гимны. Әлеге композицияләр студиядә яздырылып социаль челтәрдә таратылачак.
Концертта махсус кунаклар – Эльмир Низамов белән Илгиз Шәйхразиев, Марат Taturas, Андрей Руденко һәм Tat Cult Lab 2018 ел җиңүчесе New Моң төркеме, Нурбәк Батулла чыгыш ясады.

Рузилә Мөхәммәтова