tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Tat Cult Lab проекты быел сигез яңа гасыр татар җыры иҗат итте
Tat Cult Lab проекты быел сигез яңа гасыр татар җыры иҗат итте

Tat Cult Lab проекты быел сигез яңа гасыр татар җыры иҗат итте

Камал театрының Зур сәхнәсендә егермеләп музыкант тере яңгырашта яңа җыр башкарды. Музыкаль продюсер Ильяс Гафаров һәм аның командасы Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсын тәкъдим итте.

  • Tat Cult Lab проекты Ильяс Гафаров идеясе белән 2018 елда башланды. Казан Кремлендә үткәрелә торган Tat Cult Fest фестивале – әлеге зур проектның бер өлеше. Проект ТР Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелә.

Быел 19 көн дәвамында Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе кысаларында 16 музыкант кураторлары белән студияләрдә эшләде. Иҗатчыларга җыр язу өчен кызыклы темалар тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә сигез өр-яңа композиция барлыкка килде.

Яшь иҗатчылар Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага багышлаулар, “Сак-сок” әкияте буенча җыр язганнар. Программада – “Яңалыклар тасмасы турында җыр”, “Кабан күленә багышлау, “Жираф Мариус” спектакле өчен җыр, “Сөмбел” фильмы өчен саундтрек һәм “Чәкчәкле киләчәк” яңа буын гимны. Әлеге композицияләр студиядә яздырылып социаль челтәрдә таратылачак.

Концертта махсус кунаклар – Эльмир Низамов белән Илгиз Шәйхразиев, Марат Taturas, Андрей Руденко һәм Tat Cult Lab 2018 ел җиңүчесе New Моң төркеме, Нурбәк Батулла чыгыш ясады.

Tat Cult Lab 2019 музыкаль лабораториясе шоукейсы яшьләрдә кызыксыну тудыра – Камал театры аншлаг белән тулган иде. Залда ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова белән бүлек мөдире Умида Гапарова, Камал театры директоры Илфир Якупов, Әлфия Авзалова кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, хореограф Сәлимә Әминова һәм Камал театры актеры Илдус Габдрахманов һәм башкалар бар иде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*