2019 нчы елның 21 февраленнән 15 апреленә кадәр (эченә алып) ТАТАР 4.0 дип исемләнгән бәйге үткәрелә.
ТАТАР 4.0 — татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге.
Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә:
– “Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр”
– “Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр”
– “Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр”
– “Иң яхшы мәктәп командасы”. 2019 нчы елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелә, һәм Татарстан мәктәп укучыларын Татар Википедиясендә язуга җәлеп итә.
Бүләкләр:
20 мең һәм 10 мең сумлык бүләккә ия була аласыз.
Оештыручылар:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме.