tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАТАР 4.0 бәйгесе старт ала
ТАТАР 4.0 бәйгесе старт ала

ТАТАР 4.0 бәйгесе старт ала

2019 нчы елның 21 февраленнән 15 апреленә кадәр (эченә алып) ТАТАР 4.0 дип исемләнгән бәйге үткәрелә.

ТАТАР 4.0 — татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге.

Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә: 

– “Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр”

– “Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр”

– “Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр”

– “Иң яхшы мәктәп командасы”. 2019 нчы елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелә, һәм Татарстан мәктәп укучыларын Татар Википедиясендә язуга җәлеп итә.

Бүләкләр:

20 мең һәм 10 мең сумлык бүләккә ия була аласыз.

Оештыручылар:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме.

Тулырак: https://tt.wikipedia.org/wiki/Проект:Татар_4.0

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*