tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссион мәйданчыклар эшләде
Татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссион мәйданчыклар эшләде

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссион мәйданчыклар эшләде

2024 елның 4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

Бүген җыен кысаларында дискуссия мәйданчыклары эшләде. Алар түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде:

1. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсәләләре;
2. Авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле;
3. Игенчелек, үсемлекчелек тармагындагы инновацияләр һәм белгечләр әзерләү;
4. Терлекчелек. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләре.

Мәйданчыклар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында эшләде.

Һәрбер секция утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул Россиядә 4200 татар авылы булуын, һәрбер авыл үзенең яшәү рәвеше белән аерылып торуын ассызыклады.

– Һөнәрчелек, авылны яшәтү механизмы төрле булса да, һәрбер уңышлы татар авылының нигезендә милли тормыш һәм дин тора. Секцияләр чыгышлар тыңлау булып кына калмасын, гамьле әңгәмә, фикер алышу булсын, авылны яшәтү, үстерү механизмнарының мисаллары белән бүлешик, – диде ул.

ХII Бөтенроссия татар авыллары җыены делегатларының бер өлеше Казан дәүләт аграр университетында “Игенчелек, үсемчелек тармагындагы инновацияләр һәм белгечләр әзерләү” дигән тема хакында фикер алышты. Мәйданчык эшен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды. Эшмәкәрләрне университет ректоры Айрат Вәлиев уку йорты белән таныштырды.

Уку йорты белгечләре Аграр университетка керү тәртибе һәм авыл хуҗалыгы өчен әзерләнүче һөнәрләр белән таныштырдылар. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы белгече Ирек Садыйков эшмәкәрләрне республикадагы авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге торышы, төгәлрәк әйтсәк, игенчелек юнәлешендәге эшләр хакында сөйләде. Форум делегатлары да үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашып чыгыш ясады. Ульян өлкәсеннән эшмәкәр Камил Идиятулловның 1200 гектар җире бар. Ул корылык чорында ничек итеп авырлыкларны җиңеп чыгулары хакында җиткерде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы базасында “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре”  һәм “Авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле” дискуссион мәйданчыклары оештырылды. Биредә форум делегатларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасы рәисе Фәнир Галимов,  Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һ.б. сәламләде. Шулай ук биредә эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әстерхан өлкәсеннән килгән Ринат Бикчураев карбыз, кавын үсемлекләрен үстерү һәм эшкәртү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашса, Пенза өлкәсеннән Бакир Акъегетов “Чит регионнар белән элемтәне ныгыту” темасына чыгышын тәкъдим итте.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә исә терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Биредә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укыту-тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте проректоры Ленар Заһидуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*