tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новго­род өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының I съезды булды
Түбән Новго­род өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының I съезды булды

Түбән Новго­род өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының I съезды булды

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә һәм шул уңайдан үткән атнада, 20 февраль көнне, Кызыл Октябрь округы үзәге Уразавылда Түбән Новго­род өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының I съезды булып үтте.

Съезд Сергачтагы “Татар милли үзәге” һәм округ адми- нистрациясенең инициатива­сы, округ мәгариф комитеты ярдәме белән соңгысының актлар залында узды.

Бу тарихи вакыйгада Кызыл Октябрь, Спас, Сергач, Пиль­на округларының гомуми бе­лем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укытучы-ветераннар, хакимият, дини һәм иҗтимагый оешма­лар вәкилләре катнашты.

Округның “Бәйрәм” ан­самбле һәм Уразавыл мәктәбенең 1 класс укучысы Аделя Ваһапованың матур му­зыкаль чыгышларыннан соң, төп оештыручыларның берсе – “Татар милли үзәге” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов дүрт дистәгә якын делегатны җылы сәламләде һәм съездның президиумын сайлар­га тәкъдим итте. Күп еллар Кече Рбишча мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыткан педагог- ветеран Хамисә Шәрәфетдинова, Кызыл Октябрь округы җитәкчесе Рафаэль Ильясов, өлкә “Туган як” татар мәдәнияте үзәге рәисе Мөнир Бәюсов, Пильна округы Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин һәм Фәрит Айма­летдиновтан торган президи­ум бертавыштан кабул ителде, рәис итеп Фәрит Летфуллович сайланды, ә секретариат бу­лып билгеләнгән округ мәгариф бүлеге хезмәткәре Ләйлә Сафи­на барысын да терки барды.

Сәламләү өчен беренче сүз өлкә мәгариф үстерү инсти- тутының (НИРО) педагогик фәннәр кандидиты, доцент Светлана Тихоновага бирелде. “Регионда 37 милләт вәкилләре яши һәм аларның иң күбен та­тарлар тәшкил итә – 14 про­цент. 8 мәктәптә татар теле фән буларак укытыла, укучы­лар район күләмендәге кон­курслардан алып, регионара, бөтенроссия олимпиадаларына кадәр уңышлы катнаша. Шулай ук татар теле укытучыларының методберләшмәсе иң көчле һәм бердәм дияр идем. Барчагыз­ны да бүгенге вакыйга белән ихластан котлыйм, бу берен­че съезд соңгысы булмасын”, – диде Светлана Владимиров­на һәм округ мәгариф комите­ты җитәкчесе Рауф Ваһапов белән Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдиновага өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының Хөр- мәт грамоталарын тапшырды.

Съезд делегатларына Бөтен- дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Да­нис Шакиров видеомөрәҗәгать юллаган иде. “Бөтендөнья та­тар конгрессы исеменнән иң җылы сәламнәрне җиткерәм, хөрмәтле делегатлар. Туган телне кадерләгән халык кына кадерле була. Сез туган тел һәм милләт сагында торучы иң алдынгылар, милләт баласын тәрбияләүчеләр. Барчагызга сау­лык, уңышлар, күңел тынычлыгы телим”, – диде Данис Фәнисович үзенең мөрәҗәгатендә.

Шулай ук делегатларны һәм хөрмәтле кунакларны Рафа­эль Ильясов, Мөнир хәзрәт Бәюсов, өлкә татар автономиясе җитәкчесе Мирзәхләм Абдулга­ниев, Спас округы депутатлар со­веты рәисе Рамил Салихҗанов, Нижгар татар конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина җылы котлады.

Тантаналы өлештән соң пле­нар утырыш башланды һәм берничә делегат төрле тема­ларга докладлар белән чы­гыш ясады. “Мәктәптә татар мәдәниятен, тарихны һәм тел­не саклау эшчәнлеген оешты­ру” – бу Гөлнара Фәхретдинова чыгышының темасы иде. Әйе, Зур Рбишча мәктәбендә татар телен саклауга зур әһәмият бире- лә – дәресләр искиткеч матур, тиешлечә җиһазландырылган һәм милли стильдә бизәлгән татар теле кабинетында укы­тыла, барлык класстан тыш ча­ралар шулай ук татар телендә алып барыла, газета чыгары­ла, медиаүзәктәге радиодан хәбәрләр, белдерүләр татарча яңгырый, “И туган тел, и матур тел” төбәкара шигырь һәм җыр конкурсы оештырыла. Гөлнара Рәисовна боларның барысы турында да үрнәкләр китереп сөйләде.

Аның чыгышыннан соң Фәрит Летфуллович чираттагы съезд­ны Зур Рбишча мәктәбендә уздырырга дигән тәкъдим белән чыкты һәм бу тәкъдим деле­гатлар тарафыннан кайнар ал­кышлар белән кабул ителде, ә Гөлнара Рәисовна бик теләп риза булды.

Шул ук мәктәпнең тарих һәм җәмгыять укытучысы, өлкә крайны өйрәнүчеләр клу­бы җитәкчесе Әлфия Мө- хәммәтҗанованың “Түбән Нов­город өлкәсе татарларында тарих һәм тел бәйлелеге” те­масына ясаган чыгышы да зур кызыксыну тудырды.

“Шәһәрләрдә татар телен өй- рәнү проблемасы, “Туган як” оешмасы һәм Түбән Новгород өлкәсе диния нәзарәтенең уртак эш тәҗрибәсе” – Мөнир хәзрәт Бәюсовның доклад те­масы иде.

“91,4-Сергач Татар радиосы” – татар телле мохит булдыруның бер чарасы” дигән темага чыгыш ясап, Фәрит Аймалетдинов ал­дагы чыгышларга йомгак ясады һәм рәхмәтләрен белдерде.

“Беренче чиратта, Кызыл Октябрь округы администрация­се һәм мәгариф комитетына, шәхсән Рафаэль Нәбиуллович белән Рауф Надировичка съезд уздыру фикерен хуплап чыгып, һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Ә татар теле укытучыла­рына килгәндә, сез геройлар дияр идем, сезнең көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә бүген телебез саклана килә. Шулай да бу өлкәдә күбрәк игътибар со­рала. Кызганычка, бик күп татар авылларында мәктәпләр ябыл­ды, ә бит телне саклап калу өчен татарча вәгазь сөйләү генә аз, мәктәп кирәк. Яшь кадрлар бул­мавы да борчый, бүгенге укыту­чыларыбызга алмаш юк”, – дип сөйләде Фәрит әфәнде.

“Ачык микрофон”да да теләге булганнар үз фикерен белдерде һәм конкрет тәкъдимнәр белән чыгучылар да булды. Барысы да бертавыштан диярлек татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасын кайтару кирәк диде. Әлбәттә, ул статуслы чара иде һәм аны яңадан гамәлгә кую бик мөһим.

Тәнзилә Паламарчук про­екты буенча дистә елга якын уздырылган “Җәясу” балалар фольклор фестивален кайта­руны да сорадылар, ул шулай ук телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүнең бер ысулы.

Съездның резолюциясе, кайбер өстәмәләр кертелеп, бертавыш­тан кабул ителде, аннары барлык татар теле укытучылары – бүген сафта булганнары да, лаеклы ялдагы ветераннар да Кызыл Октябрь округы администрация­се тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Зур әһәмияткә ия булган та­тар теле һәм әдәбияты укыту- чыларының I съезды бик нәти- җәле, эшлекле, әмма җылы атмосферада узды. Аның тагы бер күңелле ягы булды – ничә ел күрешмәгән коллегалар ту­ганнардай күрешеп, рәхәтләнеп аралашты.

Россия гимны белән башланган съезд бергәләп татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Ахырда Фәрит Летфуллович гомер буе Карга мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан әнисе Сәкинә апа Аймалетдинова тарафыннан “Кавказский рай” кафесында корылган мәҗлескә чакырды һәм аралашу табын артында да дәвам итте. Кызганыч­ка, Сәкинә апа үзе юк иде, әмма күңеле белән арада булгандыр һәм барча делегатлар, кунаклар аңа олы рәхмәтләрен һәм кай­нар сәламнәрен юллады.

Менә шулай күркәм генә, зур оешканлык белән узды I съезд һәм, әлбәттә, бу беренче карлыгач соңгысы булмас дигән ыша­нычта калабыз, ә оештыручыларга рәхмәттән гайре сүз юк.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*