tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды

Бүген, 4 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә Милли Шура әгъзалары белән бергә Россия регионнарыннан килгән милли оешма җитәкчеләре дә катнашты.  Утырышны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул, агымдагы елның 2 аенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. «10 гыйнвардан башлап 1 мартка кадәр Россиянең 8 федераль округында татар активы белән очраштык. Милләттәшләребезне борчыган төп мәсьәләләр өлкәләрнең, республикаларның хөкүмәт вәкилләре белән бергә бер өстәлгә җыелып хәл ителде. Меңәр  кешелек залларда татар җыры яңгырады, күпмилләтле Россия халкының дуслыгы күрсәтелде.  Калининградтан алып Камчаткага кадәр узган юлдагы һәр татарга барып  җитәргә тырыштык”, диде Милли Шура рәисе. Очрашуларда  махсус хәрби операциядә катнашып дан казанган милләттәшләребез батырлыгы турында,  якынлашып килүче Президент сайлауларына милләттәшләребезнең актив катнашырга чакыру да ассызыкланган.  “Бүгенге көндә Россиядә 190 нән артык милләт вәкиле яши. Халык саны буенча без, татарлар, Россиядә икенче урында торабыз. Бүгенге вәзгыять илебез тотрыклылыгы өчен көчле куллы, үз иленең ватанпәрвәре булган зирәк җитәкче кирәк икәнен күрсәтә. Шуңа күрә илебез алып барган сәяси юнәлешне хуплауда безнең активлык аеруча да мөһим. Халкыбызның сайлауларда актив катнашачакларыма ышанычым зур. Алай гына да түгел, татарлар үзләре артыннан сайлауларга барырга башка милләт вәкилләрен дә өндәячәкләр.  Нәтиҗә яхшы булачак”, диде Васил Шәйхразыев.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы  алга таба да кыйбласыннан тайпылмыйча, куелган максат-бурычларына ирешү өчен башлаган эшләрен актив дәвам итәчәк дигән уй-теләкләр белән тәмамланды.
Иртәгә, 5 мартта, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында киңәйтелгән бюро утырышының эше турында делегатларга җиткереләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*