tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының икенче көне старт алды
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының икенче көне старт алды

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының икенче көне старт алды

2024 елның 4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авылларыэшмәкәрләре җыенын уздыра.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Биредә РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә дә оештырылачак.

Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында Россиянең татар авыллары ассоциациясерәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимовюбилеена багышланган иҗат кичәсен карый алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*