tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды
Башкортстанда Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды

Башкортстанда Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды

«Республикада Әнгам Атнабаевның 100 еллыгына зур әзерлек бара», – диде Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов. Бүген Башкортстан Республикасы Югары Тәтешле авылында Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды. Һәйкәл Ленин урамында үзәк китапханә каршына куелган. Аның авторы – сынчы Халит Галиуллин. Югары Тәтешледәге Хәния Фәрхи һәйкәлен дә ул койган булган.

Тантаналы чараны Тәтешле районы башлыгы Фәннүр Шәйхелисламов ачып җибәрде. «Мәгъдән абый (искәрмә: шагыйрьнең энесе) соравы буенча якташыбыз, Башкортстанны данлаган халык шагыйре Әнгам Атнабаевка күркәм һәйкәл ачабыз. Һәйкәл куюда ярдәм иткәне өчен хәйрияче Камил Ибатуллинга рәхмәт әйтәм. Әнгам абыйның иҗатын буыннан-буынга тапшыру – ул безнең бурычыбыз. Китапханә каршындагы матур һәйкәл яшьләрне тартып торыр, дип уйлыйм», – диде Фәннүр Шәйхелисламов.

Һәйкәл ачуны күрергә килгән халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова да саламләде. Бирегә берничә йөз кеше җыелган иде. «Районда бер-берсен яраткан, бер-берсенә терәк булган халык яши. Күреп торабыз, Әнгам Атнабаевка хөрмәт күрсәтеп шулкадәр күп кеше килгән. Зур рәхмәт! Әнгам Атнабаев белән без бик горурланабыз. Аның әсәрләре башкорт әдәбиятының алтын фондында саклана. Бурыч турында сүз чыккач, без үзебезнең матур туган телебезне саклап, үстереп, балаларыбызга тапшырыйк», – диде Эльвира Аиткулова.

Әнгам Атнабаевның 91 яшьлек бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев Тәтешле төбәген зур шәхесләргә бай булуын әйтте. Район күренекле мәгърифәтче Гали Чокрый, язучылар Әнгам Атнабаев, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов белән дан тота. Тәтешле халкы яшьләрдән Фәнил Миңнегалиев, Ләйсән Кәшфи, Галия Гайнетдинова белән дә горурлана. Мәгъдән Атнабаев сүзләренчә, олы шәхесләр үзләренең мирасын яшь буынга калдыруда зур эшләр алып бара.

«Район башлыгы яшь булуына карамастан, Әнгам Атнабаевның исемен күтәрүдә бик күп эшләр башкарды. Авылларда, Уфаның драма театрында кичәләр үткәрүдә, авылларга «Аек авыл» исеме яулауда Фәннүр Шәйхелисламов үзе алдан йөрде», – диде Мәгъдән Атнабаев.

Югары Тәтешледә, Күрдем авылында Әнгам Атнабаев исемендәге урамнар бар икән. Күптән түгел Уфа урамына да аның исеме бирелгән. Күрдемдә Әнгам Атнабаев музее бик күп кешене җәлеп итә. Мәгъдән Атнабаев Казаннан килгән язучыларга зур рәхмәт әйтте. Һәйкәл ачу чарасында Казаннан «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин катнашты.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Әнгам Атнабаевны Башкортстан әдәбияты тарихында зур урын биләп торган язучы, дип атады. «Әнгам Атнабаев яшәү рәвеше, иҗаты белән дөньяны матурлап яшәде. Үзе киткәч тә ул җирне матурлауны дәвам итә. Республикада Әнгам Атнабаевның 100 еллыгына зур әзерлек бара. Район хакимияте дә, Язучылар берлеге дә тәкъдимнәрен кертә. Уфада исемсез 2 башкорт гимназиясе бар. Шуларның берсенә Әнгам Атнабаев исеме бирелү күздә тотыла», – диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*