tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Рәисе РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция күргәзмә-ярминкәсе белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция күргәзмә-ярминкәсе белән танышты

Татарстан Республикасы Рәисе РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция күргәзмә-ярминкәсе белән танышты

2024 елның 4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы уза. Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкәсе белән танышты. Күргәзмә кысаларында берничә юнәлеш тәкъдим ителде: милли кием, милли аш-су, милли сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник профиле, татар брендлары һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*