tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды
XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

2024 елның 4-6 мартында XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы старт алды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

“Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән башланып киткән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарының уникенчесен уздырабыз, безнең утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнаша. Җыенда Россия Федерациясенең 44 төбәгеннән, 5 чит илдән барлыгы 800 татар эшмәкәре катнаша. Иң өлкән делегатыбыз – 79  яшьлек Пенза өлкәсе делегаты Әбрәшитов Равил Абдулла улы, иң яше – 18  яшьлек  Омск өлкәсе вәкиле Есакова Камилла. Форсаттан файдаланып мин үземнең хезмәттәшемә – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаровка зур рәхмәтләребезне җиткерәм”, – диде ул.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Федераль округларда ел саен уздырыла торган очрашулар турында сөйләде, 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачагын билгеләп үтте һәм барлык татар милли-мәдәни җәмгыятьләрен сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*