tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фаил Бердиев: “Гаилә-тәрбиянең нигезе”
Фаил Бердиев: “Гаилә-тәрбиянең нигезе”

Фаил Бердиев: “Гаилә-тәрбиянең нигезе”

4-6 март көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бүген пленар утырышта Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Яр-Түбә авылы башлыгы Фаил Бердиев чыгыш ясады.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессына Махсус хәрби операциянең актив фазасы шартларында концерт һәм Сабантуй үткәрү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.

– Әстерхан өлкәсе татарлары автономиясе активистларыннан Махсус хәрби операциядә катнашучыларның саны зур. 2022 елның беренче көннәреннән фронтта минем улым Бердиев Азамат, автономиянең тагын бер урынбасары Эльмира Мулдашеваның абыйсы, Рәисебез Мәҗитова Динараның туган абыйсы булды. 2023 елның сентябрендә, төбәкнең татар активы белән очрашуда,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев яраланган һәм дәваланучы активист егетләрне истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, – диде ул үзенең чыгышында.

Фаил Бердиевның улы Азамат Бердиев 56 нчы десант-штурм полкының десант-штурм взводы командиры. 2023 елның 1 августында хәрби бурычларны үтәү барышында һәлак була. 2023 елның октябрендә Президент Указы белән аңа Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Чыгыш ахырында чарада катнашучылар Фаил Бердиевны басып алкышлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*