tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Гыйльманов: “Авылны саклау – ул милләтебезне саклау”
Дамир Гыйльманов: “Авылны саклау – ул милләтебезне саклау”

Дамир Гыйльманов: “Авылны саклау – ул милләтебезне саклау”

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы дәвам итә.  Биредә Башкортстан республикасы Кушнаренко районының «Калтай-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дамир Гыйльманов чыгыш ясады.

– Әлбәттә монда җыелган барлык кешеләрне дә бер мәсьәлә борчый – авылларның язмышы, җирнең, телнең язмышы. Иң ачысы – бүген авыллар, ничек кенә дисәк тә әкренләп картая бара. Авыл – ул яшәү чыганагы, илнең туендыручысы, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүче. Авылны саклау – ул милләтебезне саклау.

Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әйләнә алмый икән, ул әлбәттә авылдан китү ягын карый. Авылларда яшәү шартлары гына булдыру җитми, ә эш урыннары булдыру, яшьләргә яшәү өчен өй төзү, балаларны укыту өчен җитәрлек күләмдә табыш алу мөһим. Авылларны саклап калу һәм үстерү өчен ил күләмендә моңа юнәлдерелгән күп еллык программалар кабул итәргә кирәк. Бөтен халыкны шәһәргә җыеп кына яшәп булмый бит, ил халкын азык белән тәэмин итүче авыл кешесе дә кирәк. Әгәр без авыл җирләрендә төрле производстволар ачып, эш урыннары булдырып, аларны торак белән тәэмин итсәк, ике зур проблеманы хәл итү булыр иде, – диде ул.

Дамир Гыйльманов шулай ук үз тарихларын барлауларын, гореф-гадәтләрне яшьләргә, балаларга биреп калдырырга тырышуларын әйтте. Районнарының авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге шәхесләренә багышлап, иҗади кичәләр, авыл җыеннары үткәрүләре турында да сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*