tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльвира Хәлимова: “Татарстанның икътисад, сәясәт буенча РФ составында куәтле субъект булуы шатландыра”
Эльвира Хәлимова: “Татарстанның икътисад, сәясәт буенча РФ составында куәтле субъект булуы шатландыра”

Эльвира Хәлимова: “Татарстанның икътисад, сәясәт буенча РФ составында куәтле субъект булуы шатландыра”

4-6 март көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бүген пленар утырышта шәхси эшмәкәр Эльвира Хәлимова чыгыш ясады.

“Безне Татарстанның икътисад, сәясәт буенча РФ составында куәтле субъект булуы шатландыра. Татарстан социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча да ил авангардында бара.  Конгрессның үзенчәлекле программалары арасында «Шәжәрә» программасын да билгеләп үтәсем килә. Сүз уңаеннан, ул безнең гаилә тормышына чын мәгънәсендә үтеп керде. «Шәжәрә» төзү ярдәмендә без  Татарстанның Сарман районында узган гасырның 30 нчы елларында өзелгән тамырларыбызны таптык һәм үзебезнең нәселебез турында “Шәҗәрә” исемле китап та чыгардык”, – диде Эльвира Хәлимова үзенең чыгышында.

Ул үзләренең җаваплылыгы чикләнгән “Заря” гаилә предприятиесенә 30 ел тулуы турында сөйләде. Бүгенге көндә оешмаларында удмуртлар, татарлар, руслар һәм башка халык вәкилләре барлыгы турында искәрде. Эшмәкәр әйтүенчә, предприятие карамагында 800 гектар шәхси җир һәм 500 дән артык эре мөгезле терлек бар. Бу җирләрдә эре мөгезле терлекләр өчен азык культуралары үстерелә – үсемлекчелек тармагы тулысынча терлекчелекне тәэмин итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*