tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Яһудин: “Бергә булыйк, бердәм булыйк!”
Илшат Яһудин: “Бергә булыйк, бердәм булыйк!”

Илшат Яһудин: “Бергә булыйк, бердәм булыйк!”

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Оренбург өлкәсе Александровка районы Ягъфәр авылының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Яһудин чыгыш ясады.

Ул үзенең туган авылы тарихы турында сөйләде һәм чара катнашучыларын авылның хәзерге торышы белән таныштырды. Ул шулай ук авылларының бернинди авырлыкларга бирешмичә гөрләп яшәп килүе, җирлектә җыр-моңга, биюгә гашыйк, талантлы кешеләр яшәве турында әйтте.

– Бөтен дөнья татарларын берләштереп, зур җыеннар, төрле чаралар, Рәсәй төбәкләрендә генә түгел, бөтендөнья күләмендә зур-зур Сабантуйлары оештырган өчен, сезгә, Рөстәм Нургалиевич, һәм сезнең командагызга рәхмәтебез бик зур. Бүгенгесе көндә Татарстанны бер зур даһи агач кебек күрсәк, без, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы, шул агачның тамырлары дип үзебезне хис итәбез. Тамыры ныклы булган агач җил-давылга бирешмичә, нык тора. Шуңа күрә бергә булыйк, бердәм булыйк! – дип тәмамлады үзенең чыгышын Илшат Яһудин.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*