tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринас Сәлахов: “Иске Алпар авыл җирлеге Советы киләчәктә дә үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да лаеклы үтәячәк”
Ринас Сәлахов: “Иске Алпар авыл җирлеге Советы киләчәктә дә үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да лаеклы үтәячәк”

Ринас Сәлахов: “Иске Алпар авыл җирлеге Советы киләчәктә дә үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да лаеклы үтәячәк”

4-6 март көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бүген пленар утырышта Татарстан Республикасы Әлки районы Иске Алпар җирлеге башлыгы Сәлахов Ринас чыгыш ясады.

Ул авылдан чыккан якташлар белән тыгыз эш алып барулары, аларның ярдәме белән авылларының социаль йөзен үзгәртү өчен күп эшләр башкарылуы турында әйтте. 2023 елда зур күләмдә эшләр башкарылуын һәм күп чаралар үткәрелүен дә искәрде.

– Якташыбыз Мөхәммәтшин Альберт Әхәт улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәме белән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга багышланган һәйкәл төзекләндерелде. Шул һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында катнашкан зенит коралы урнаштырып куелды. Бу корал һәйкәлебезгә тагын да зур дәрәҗә биреп тора Һәр ел саен Альберт Әхәт улы, Бөек Җиңү көне бәйрәменә танылган артистлар алып кайтып зур концерт оештырыла, авыл халкының күңелен күрә. Ел саен Яңа елга, Алпар урта мәктәбенең барлык укучылары Казанга экскурсиягә баралар, барлык чыгымнарны Альберт Әхәт улы үз өстенә ала. Аның ярдәмендә 2018 елда Иске Алпар авылында мәдәният йортының тамаша залы ремонтланды, – диде ул.

Чыгышының азагында Ринас Сәлахов Иске Алпар авыл җирлеге Советы киләчәктә дә үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да лаеклы үтәячәген һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яшәү өчен кирәкле шартлар тудыру өчен барысын да эшләячәген билгеләп үтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*