tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлдермештән Әлмәндәр безнең арада – Легендар спектакльне Богады халык театры кабат сәхнәгә кайтарды
Әлдермештән Әлмәндәр безнең арада – Легендар спектакльне Богады халык театры кабат сәхнәгә кайтарды

Әлдермештән Әлмәндәр безнең арада – Легендар спектакльне Богады халык театры кабат сәхнәгә кайтарды

Районыбызда театр айлыгы дәвам итә. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен күрсәтте.

Легендар спектакльне сәхнәләштерү уен эш түгел. Чөнки әлеге әсәрне данлыклы Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры озак еллар дәвамында куеп килде, үлемсез сәхнә шедеврына әверелдерде.

40 еллык юбилеен каршы алучы  Богады халык театры әлеге моңсу комедия безнең күңелләрдән җуелырга тиеш түгел дип саный.

Халык театры коллективы Богадыда авылдашлары алдында, күрше-тирә җирлекләрдә дә чыгыш ясап Актанышка ныклы әзерлек белән килгәннәр. Район мәдәният йорты методисты Рәфидә Наҗарова халык театрының бу адымына зур бәя бирде, ә баш рольне- Әлмәндәрне башкарган Илфак Гаяновның иҗатының иң югары ноктасы дип атады. Богадыны яшәтүче, яшәртүче артистлар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Әлмәндәр карт ролен Илфак Гаянов “Лира Фарм” компаниясендә хезмәт куя. Аның улы Искәндәрне хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Фәндүс Мостафин

, Өммияне тәрбияче Ильфира Гаянова, Әҗәлне мәдәният йорты хезмәткәре  Илшат Әхмәтов, Газраилне лаеклы ялдагы авылдашыбыз Илшат Сахауов, Фәрештәне хисапчы Миләүшә Габдуллина, Мансурны студент егет Ильдан Әгълиуллин, Евстигнейны лаеклы ялдагы механизатор Риф Хөсәенов, Йөзембикәне Богады мәктәбенең 11 класс укучысы Таңсылу Хафизова, Илсөяне 4 класс укучысы Әдилә Арсланова, Хәмдебануны мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова уйнады.
Артистларның барысын да мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт берләштерә, алар өлкән авылдашларының традицияләрен дәвам итеп халык театры исемен горур йөртәләр.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*