tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде
Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын сәламләде

Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Биредә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән делегатлар чыгыш ясадылар, үз җирлекләрендә эшмәкәрлекнең торышы хакында сөйләделәр.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул делегатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең нигезебез – авылда. 4200 гә якын татар авылы бар. Бу авылларның эчтәлеге – эшмәкәрләрдә. Татарлыкка еш кына читтән торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Без хәзер чаралар, очрашулар үткәрәбез. Әлбәттә, Бөтендөнья татарлар конгрессы сезгә таянып эшли. Һәрберегезгә зур рәхмәт! Иртәгә дә бик матур программа көтелә, Кукмарада күп кенә кызыклы әйберләр күрергә мөмкинлек булачак, – дип билгеләп үтте ул.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясенең Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Пленар утырышның 1 нче өлеше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Россиянең 44 төбәгеннән һәм 5 чит илдән барлыгы 800 делегат катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*