tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар бәйгесе гөрләде
Татар бәйгесе гөрләде

Татар бәйгесе гөрләде

Узган атна уртасында, 17 май көнне, Октябрь округының Абдулхамит исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә II төбәкара “туган тел, и матур тел!” шигырь укучылар һәм патриотик җыр башкаручылар конкурсы узды. Дөресрәге, ши­гырь укучылар конкурсы икенче, ә патриотик җыр конкурсы беренче тапкыр уздырылды. Үзган елда бе­ренчесе инде үзенең масштаблы оешканлыгы белән шаккатырган иде, быелгысы тагы да уздыра төште.

Мәскәүдән, Татарстан, Мордовия Республи­каларыннан, өлкәбезнең Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь округларыннан килгән кунакларны һәм катна­шучыларны өлкән классларда укучы егетләр матур итеп татарча җырлап каршы алды, шунда ук регистрация дә булды.

Безнең як татар халкына хас булган кунакчыллык белән барлык килүчеләр өчен мәктәп ашханәсендә мул чәй та­быны оештырылган иде.

Һава торышы матур, җылы булганга, тантаналы ачыш, җыр конкурсы, йомгаклау мәктәп азбарында урнашты­рылган сәхнәдә узды. Ә чараны баштан алып ахырына кадәр махсус башкаладан чакырылган билгеле алып ба­ручы Денис Магданов («Түбәтәй») бик матур, профессио­наль рәвештә алып барды.

Катнашучылар, дәрәҗәле кунаклардан гайре, байтак кына авыл халкы да килгән иде.

Иң беренче барчасын да мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова җылы сәламләде. Шулай ук өлкә мәгариф үстерү институтының ректор вазифаларын башкаручы Окунькова, Кызыл Октябрь округы администрация башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов бу конкурсның телебезне саклап үстерүдә әһәмиятен билгеләп, катна­шучыларга уңышлар теләделәр.

Өлкә хөкүмәтенең мәгариф һәм фән министры вази­фасын вакытлыча башкаручы Ирина Кизилова сәхнәгә урнаштырылган зур телеэкран аша котлау-теләкләрен юллады.

Аннары шигырь укучылар өч яшь төркеме буенча (1-4 кл.; 5-7 кл.; 8-11 кл.) бүленеп, һәр төркемгә билгеләнгән җаваплы укытучы белән аерым кабинетларга юнәлде. Аларның чыгышлары ябык форматта, Татарстан Респу­бликасыннан килгән белгечләр, район мәктәпләре укы­тучыларыннан торган өчәр кешелек жюри алдында гына узды.

Ә конкурс барган арада Денис сәхнәдән кызыклы уеннар уйнатты, теләгәннәр өчен авыл буенча автобуста экскур­сия оештырылды, мәктәп белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Беренче тапкыр оештырылган патриотик җыр башкару конкурсы якташыбыз, бөек җырчы Рәшит Ваһаповның тууының 115 еллыгына багышланган иде һәм, югарыда әйтеп үткәнемчә, ул ачык һавада узды. Аны башлар ал­дыннан, Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов сәламләде.

Шулай ук җыр конкурсында өч төркемдә ике дистәгә якын укучы катнашты, ә аларның чыгышын Рауф Ваһаповтан, Яшел Үзән районының Осиново гимназиясе директо­ры Гөлинә Саттаровадан, шул ук гимназия укытучысы Гөлнур Зиятдиновадан, шулай ук якташларыбыз, билге­ле җырчылар – Татарстанның атказанган артисты Радик Яруллиннан һәм Айрат Сафиннан торган абруйлы жюри бәяләде.

Башкаручыларның репертуарында туган як турында, патриотик, халык җырлары бар иде. Ә җыр конкурсы тәмамланып, жюри нәтиҗәләр ясаганчы, шигырь укучы­лар конкурсына йомгак ясалып, бүләкләү булды.

1-4 класслар төркемендә 1 урынны Зур Рбишча мәктәбе укучысы Сылу Жамалетдинова яулады, 2 урын Мурат Абидуллинга (Уразавыл) бирелде, өченчегә Чувашстан Республикасы Шыгырдан мәктәбе укучысы лаек бул­ды. 5-7 класслар арасында беренче урынны хуҗалар мәктәбеннән Ләйсән Вәлиева алды, ә икенче, өченчедә Шыгырдан балалары булды.

8-11 класслар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Илдар Ганиев (Мәскәү);

2 урын – Алсу Аллямова (Сафаҗай);

3 урын – Камилла Нигъмәтуллина (онлайн-катнашучы, Мордовия).

Шуны да билгеләп үтик – бу төркемдә беренче урынны алган Илдарны күп еллар Зур Рбишча мәктәбендә укыт­кан, соңгы дистә елдан артык башкаланың Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Ләлә Сәитова әзерләгән.

Тулаем алганда, безнең төбәк укучыларының әзерлеге югары иде, моны нәтиҗәләрдән дә күреп була – үткән елда тугыз призлы урынның сигезен бүтән регион уку­чылары яулаган булса, быел инде яртысыннан артыгын үзебезнекеләр алды.

Җыр конкурсында да нибары ике урынны Шыгырданны­кылар алды, ә калганнарын үзебезнекеләр яулады. 1-4 класслар арасында беренчедә Ләйсән Хәсәнова (Ураза­выл мәктәбе), икенчедә Самира Закирова (Зур Рбишча) булдылар, өченче урынны Шыгырданнан малайлар три­осы алды. 5-7 класслар төркемендә беренче урын Шы­гырдан дуэтына бирелде, икенчедә кочкопожарлы Эль­мир Бәдретдинов булды (рус Пожары мәктәбе), өченче урынны Айсылу Абдряхимова (Зур Рбишча) алды.

Өлкән төркемдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Рәхим Камалетдинов (Сафаҗай);

2 урын – Карина Закирова (Зур Рбишча);

3 урын – Муса Хайретдинов (Зур Рбишча).

Барлык призлы урыннар яулаучылар Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, һәр катна­шучыга да истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тап­шырылды. Җитәкчеләр, жюри әгъзалары да бүләксез калмады, әлбәттә.

Шигырь конкурсында өч төркемдә дә беренче урын­нарны алучылар сәхнәдән дә шигырьләрен сөйләде, Рәхимне дә “на бис” җырлаттылар. Әлбәттә, DJ Radik белән Айрат Сафин да берничә җыр башкардылар (кичке якта алар шул ук сәхнәдә авыл халкы өчен дә зур кон­церт бирде).

Татарстан хөкүмәте мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Муси­на, Казан кооператив институты хезмәткәре Флюра Аб­дуллина, Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Людмила Сторожилова һәм бүтән югары дәрәҗәле кунаклар үзләренең чы­гышларында чараны югары бәяләп, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар, Гөлнара Раисовна да аларга истәлекле бүләкләр бирде.

Сергачтагы “Татар радиосы 91,4” студиясе директоры Фәрит Аймалетдинов та үзләре уздырган проектларда актив катнашкан берничә укучыны бүләкләде.

Мул табын артында төшке ашны ашап, сәгать бишләрдә генә кунаклар һәм катнашучылар кайту юлына кузгалды.

Тулаем алганда, бәйге искиткеч зур оешканлык белән үтте, вак-төягенә хәтле барысы да уйлап эшләнелгәне күренеп тора. Ә инде моңа ирешү өчен алдан күпме эш башкарылганны мәктәп коллективы үзе генә белә. Әлбәттә, бердәм булып эшләгәндә генә нәтиҗәсе шат­ландыра, ә биредә нәкъ шундый бердәм коллектив ту­планган һәм бу бердәмлек, кагыйдә буларак, җи-тәкче ка­занышы, һәм Гөлнара Раисовна югары оештыру сәләтенә ия булган шәхес буларак, моңа ирешкән. “Бер сүздә, бер киңәштә булып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ире­шеп була, без һәрчак шулай итәргә тырышабыз да. Ә инде бүгенге чарага килгәндә, аны шулай югары дәрәҗәдә уздыруга барча коллектив күп көч куйды. Коллективка, техник персоналга, ашханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәсем килә, шулай ук барлык катнашучыларга, ку­накларга да рәхмәт.

Округ администрациясе, мәгариф комитетына да рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, бу бәйге озын гомерле бу­лыр дип ышанабыз”, – диде Гөлнара ханым.

Әйе, тырышсаң, барысын да булдырып була һәм бу мәктәпнең эшчәнлеге, югары күрсәткечләре – моңа дәлил. Ә инде бәйгегә килгәндә, төп максатка – телебез­не, мәдәниятебезне саклап үстерүгә ирешелде. Шуңа да “афәрин” диясе генә кала.

Найлә ЖИҺАНШИНА.

Илнар Садеков фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*