Бүген ТР Мәдәният министрлыгында «Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз» Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы һәм «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында “Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” дип исемләнгән секция утырышы узды.

“Туризм сүзе хәзер модага керде. Ләкин турист килде дә китте булырга тиеш түгел. Бу мода гына булмасын, тәрбия баскычлары булсын иде. Без килгән кунакларның татарларга, мөселманнарга карата фикер сөреше уңай, дөрес булуы өчен тырышабыз, без мавыктыргыч юллар белән һәр кешегә барып җитәргә тиешбез. Әлбәттә һәркайсыбыз туган җирендә истәлекле урыннар булу турында гына түгел, ә шул изге урыннарны ничек саклау тәҗрибәсе белән бүлешсен иде” – дип ассызыклады Искәндәр Гыйләҗев.
Алга таба сүзне Рөстәм Вәлиуллин дәвам итте, үз чыгышында ул дин әһелләре белән фән кешеләрен берләшеп, булган мәгълүматны бүлешеп халыкка җиткерергә чакырды.

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик Насыйров “Авыл зыялыларының мәдәни мирасны саклаудагы роле” дигән темага доклад укыды. Ул үз авылларындагы изге урыннарны саклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Кайчандыр иске мәчет нигезе торган урынга төрбә ясап куелганлыгын, шул төрбәгә Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашларын, икенче ягына сәяси корбаннар исемнәрен язып такталар эленгән булуларын бәян итте.
“9 май көнне авыл халкы бирегә җыелып авылдашларыбыз рухына дога кылалар. Мәчетебездә дә музей почмагы булдырдык. 80 йортлы авылыбызда – 620 элеккеге китап табылды. Шуларның 80% төрки-татар телендә.” – диде Рафик Насыйров.

Секция Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның улы Таһир хәзрәт Саматов тарафыннан дога кылып тәмамланды.