Бүген Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Программа кысаларында бөтен Россиядән җыелган кунаклар 4 секциягә бүленеп төрле мәйданчыкларда фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында “Татар дөньясында Ислам дине белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу” дип исемләнгән секция узды. Фикер алышуны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм яшь тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов алып бардылар.
Эшлекле сөйләшү үз эченә аерым-аерым берничә теманы ачып кую максаты белән оештырылды. Аның беренчесе”Татар-мөселман зиратлары һәм эпитафияне өйрәнү”гә багышланды. Җыелган дин әһелләре алдында доклад белән беренче булып Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзе чыгыш ясады. Аның темасы: “Яңа бистә зираты Ислам белән бәйле урыннарны торгызу моделе” дип аталды. Үз чыгышында мәдрәсе җитәкчесе Казандагы Татар зиратлары хәле белән таныштырды. Татарның зыялы ул-кызлары каберләрен саклау, аларның тарихи әһәмиятен арттыру буенча үз киңәш тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук Ильяс хәзрәт “Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!” дип исемләнгән Казанның Яңа Татар бистәсе зираты карта-схемасын һәм биредә җирләнгән күренекле шәхесләр – мөселман руханилары һәм милли зыялылар турындагы белешмәлек чыгаруын да ассызыклап узды. Әйтергә, әлеге белешмәлек дин әһелләре форумына килүчеләргә дә таратылды. Шулай ук секциянең әлеге өлешендә Оренбург өлкәсе имам-хатыйбы Рәмис Газетдинов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе бүлекчәсе рәисе Нурикамал Хучашева, Г.Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов һ.б. чыгыш ясады.
Эшлекле сөйләшүнең икенче өлеше “Тарихи биналарны, мәдрәсә һәм мәчетләрне барлау һәм кайтару” дигән темага багышланды. Секциянең бу өлешендә Томск шәһәренең “Яшел мәчет” мөселман мәхәлләсе имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Абдрәшитов, Башкортстан Республикасы Борай районының “Кызыл мәчет” имамы Ришат хәзрәт Әсләмов һ.б. чыгыш ясадылар.
Дискуссион мәйданчык эше төрле кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Асылда ул дин әһелләре һәм фән эшлеклеләре өчен тәҗрибә алмашу, татар дөньясында Ислам дине белән бәйле урыннарны саклау буенча уртак проектлар булдыру өчен дә күпер булып хезмәт итәчәгенә шик калмады. Сөйләшү барышында кабул ителгән тәкъдимнәр гомум резолюция текстына да кертеләчәк дигән карарга килделәр.