tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: Мәчет-анда килгән кешегә җан тынычлыгы бирүче урын булырга тиеш
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ:  Мәчет-анда килгән кешегә җан тынычлыгы бирүче урын булырга тиеш

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: Мәчет-анда килгән кешегә җан тынычлыгы бирүче урын булырга тиеш

X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының беренче көне дискуссион мәйданчыкларда фикер алышулар белән узды. Ай-Ти парк бинасында оештырылган очрашу  “Халыкның көндәлек тормышында дин әһелләренең тоткан урыны” дигән темага үткәрелде.

Башта Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кереш сүз белән чыгыш ясады. “Авылларга кайтучы табиблар, укытучылар өчен махсус программалар эшли. Ләкин мәчет имамнары хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы да алмый. Шундый шартларда да дин әһеле эшли. Ул үз көнен үзе күрә,” – дип борчылуын белдерде.

Ничек кенә булмасын, имам халык арасында дәрәҗәле булып калырга, уртак тел табарга тиеш. “Мәчет – кая барып бәрелергә белми йөргән кеше өчен, җан тынычлыгы бирүче урын ул,” – диде Җәлил хәзрәт. дин әһеленең укымышлы, кирәк чагында психолог булуы да мөһим.

Киров өлкәсе имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Әхәтов белдергәнчә, безнең диндә, зикер әйтеп утырып кына булмый. Җәмгыять эшләрендә дә катнашырга туры килә. “Безнең төбәкләрдә клубларның күбесе ябык, халык белән сөйләшү өчен мәчеткә җыелалар. Имамнар депутат булып та эшли, тәрәзә кәрнизләре ясый һәм башка һөнәрләр белән дә шөгыльләнә. Без бергә эшләргә тиеш, мәчеттә генә бикләнеп утырмаска,”-дип киңәш итә.

Моңа каршы Җәлил хәзрәт үз фикерен өстәп куйды: “Дөнья мәшәкатьләренә артык бирелеп, хәзрәт рухи яктан үсәргә өлгерешә алмаска мөмкин. Ә ул рухи байлыкны кайгыртырга тиеш. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин дә кисәткән.”-ди.

Дискуссион мәйданчыкта халкыбызның бөек галиме, мәртәбәле дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре, аның хезмәтләре еш телгә алынды. Язучы Фәүзия Бәйрәмова да аны үрнәк итеп күрсәтте.

“Бүген күтәрелгән тема бик җитди. Безнең дин әһелләренә заманында патша урынында да булырга туры килгән, гаскәр башында торган чаклары да булган. Шигырь дә язган, “- дип тарихны искә төшерде. Мисал итеп, Ризаэтдин Фәхретдиннең татар халкы өчен эшләгән бөек хезмәтләре, тоткан урыны хакында ассызыклады.

“100 елга бер туа торган галим – ул Ризаэтдин Фәхретдин түгел микән, дип уйлыйм. Абына-абына булса да, без бүген дөрес юлга чыгып киләбез. Ризаэтдин Фәхретдин кебек дингә дә, милләткә дә хезмәт итик,”- дип чыгышын тәмамлады.

Оренбург өлкәсе имам- мөхтәсибе Элдар Кутуев залда утырган дин әһелләрен тырыш булырга чакырды. “Тырышлык белән без башкалар алдында дәрәҗәле булырбыз,”- диде. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Элдар Кутуев – алты ир бала атасы. Улларын татарча өйрәтү теләге белән ул авылга күченеп кайта. Мәчет салалар, шунда эшли башлый.

“Халыкны мәчеткә тарту өчен без намаздан соң, чәй табыннары оештыра башладык, казлар сатып алдык. Халыкны хәләл ризык белән сыйлыйбыз. Ифтарлар үткәрә башладык. Арзан бәядән корбан чалабыз. Халык әнә шулай мәчеткә тартыла башлады. Балалар өчен лагерьлар оештырабыз. Өлкәбездә беренче тапкыр, Җәлил хәзрәт тәҗрибәсен кулланып, балалар сабан туе үткәрергә җыенабыз, тырышырга кирәк, шул чагында халык та сиңа якыная,”-ди Элдар хәзрәт.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев фикеренчә, ничек кенә булмасын,  дин әһелләренә дәүләт тарафыннан игътибар кирәк. Шул чагында рухи яктан үсешкә, халык белән эшләргә дә вакыт күбрәк булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*