«Адымнар» күптелле мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабында Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән укытучы баланы шәхес итеп тәрбияли торган авторларны әйтте.
«Татар әдәбиятының һәр әсәрендә баланы тәрбияли торган сыйфат бар. Без Фәнис Яруллин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәйхи Маннурның да шигырьләрен укыйбыз. Һәр әсәр баланы шәхси итеп тәрбияли», — диде Төмән өлкәсе Вагай районы Заречный урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Венера Ибукова.
Чаллы шәһәренең 12нче урта мәктәбе укытучысы Фирүзә Вахитова Гаяз Исхакыйның әсәрләрен яратуын әйтте. «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән повесте бүгенге көн балаларын бик яхшы тәрбияли. Бу исемлеккә Әмирхан Еникинең әсәрләрен дә өстисе килә. Программадан бер әсәрне дә төшереп калдырмас идем», — диде ул.
Чувашиянең Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Динә Гыймалтдинова Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен тәкъдим итте. «Әсәр балаларда анага карата мәхәббәт уята. Әдәбият ул — матурлык. Укучыларым зур хәрефтән кеше булсыннар иде», — диде ул.
«Апа, нинди әсәр укыйм, дип берәр бала килеп сораса, мин аңа кызыклы, тормыш өчен матур, әһәмиятле Мөхәммәт Мәһдиевның әсәрләрен укып чыгарга әйтер идем», — диде Казанның Идел буе районы 114нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова.
Казанның Вахитов районы 116нчы лицей укытучысы Зилә Габдинова татар классик язучыларының барлык әсәрләре дә укучыларны нәрсәгәдер өйрәтә дип саный. «Барысын да тәкъдим итә алам, үзем дә яратып укыйм. Иң зур хыялым — барлык укучыларымның татарча иркен сөйләшүе. Мин шул яктан һөнәри яктан бәхетле булыр идем», — ди ул.