tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II регионара балалар һәм яшүсмерләр арасында “Моңлы Ык буйлары” фестиваль-конкурсы
II регионара балалар һәм яшүсмерләр арасында “Моңлы Ык буйлары” фестиваль-конкурсы

II регионара балалар һәм яшүсмерләр арасында “Моңлы Ык буйлары” фестиваль-конкурсы

Узган ел Мөслим сәнгать мәктәбе II регионара балалар һәм яшүсмерләр арасында “Моңлы Ык буйлары” фестиваль-конкурсын игълан иткән иде. Быел да әлеге конкурс чит шәһәр-район катнашучылары арасында дистанцион форматта узды.

Барлыгы фестивальдә Әгерҗе, Балтач, Саба, Арча районнарыннан, Казан шәһәрләреннән 50гә якын укучы катнашты.

28-29 март көннәрендә исә конкурс тыңлаулары Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары арасында узды. Халык уен кораллары бүлеге укучылары чыгышлары тыңланды. Көннең икенче яртысында фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары чыгыш ясады. Балалар чыгышыннан соң, жюри әгъзалары үз фикерләрен җиткерде. Конкурс ахырында тантаналы рәвештә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

muslumovo.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*