tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә татар халкына багышланган курсларга йөрүчеләр татарча спектакль куйган
Төмән өлкәсендә татар халкына багышланган курсларга йөрүчеләр татарча спектакль куйган

Төмән өлкәсендә татар халкына багышланган курсларга йөрүчеләр татарча спектакль куйган

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршында оештырылган татар халкының рухи мәдәнияте нигезләренә багышланган курсларга йөрүчеләр татар телендә спектакль куйган. Ул «Ике кыз» татар халык әкияте мотивлары буенча сәхнәләштерелгән, дип яза Россия Мөфтиләр шурасы сайты.

Әлеге чара татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Спектакль курсларның укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль хәзрәт Гадиев тәкъдиме белән оештырылган.

Тамашаны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге вәкилләре, мәчетләрдәге якшәмбе мәктәпләре укытучылары һәм мәчетләргә йөрүчеләр карады.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чараны оештыручыларның энтузиазмын һәм тырышлыгын югары бәяләде. Татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклап калуга ярдәм итә торган мондый мәгърифәт акцияләре үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

Апрель аенда Рафаэль Гадиев җитәкчелегендә татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре буенча курс тыңлаучылар татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган иҗади кичә оештырырга җыена. Рамазан аеннан соң «Ике кыз» әкияте мотивлары буенча куелган спектакльне күбрәк тамашачыга күрсәтергә ниятлиләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*