tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни автономиясе видеодәресләр проектын тәкъдим итә
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе видеодәресләр проектын тәкъдим итә

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе видеодәресләр проектын тәкъдим итә

Мәдәният – җәмгыять үсешенең билгеле бер баскычы, кешенең иҗади көче, сәләтләре үсешенең дәрәҗәсе, халык тарафыннан тудырылган материаль һәм рухи байлык ул. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә торган Россия Федерациясе регионнарында Татар мәдәнияте көннәре проекты кысаларында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге белән видеодәресләр гамәлгә куелды. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән мастер-класс проектында гомумкешелек кыйммәтләре һәм аларны танып белү алымнарын үзләштерү мәдәниятнең төп асылы булуы турында мәгълүмат бирелә.

Мастер-класслар барлыгы алты өлешкә бүленеп тәкъдим ителә: Тарих, актерлык, вокал, блогинг, аш-су, кул эшләре. Театр осталыгы буенча Резедә Сәлахова, блогингтан Ринат Галиәхмәтов, җыр осталыгыннан Айсылу Габдинова, кул эшләре осталыгыннан Ләйсән Һаҗиева һ.б. спикерлар эчтәлекле итеп үзеңне сәхнәдә дөрес тоту, җырлау, уйнау, кул эшләре һәм блогерлык серләренә өйрәтә.

“Мәдәниятне һәркем үзенчә кабул итә, үзләштерә. Татар халкыбызның бай мәдәниятен кешене шәхес буларак формалаштырырга хезмәт итә”, – дип таныштырып үтте проект белән Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Әлеге проект, нигездә, читтә яшәүче татарлар өчен каралган, чөнки офлайн уза торган чараларда барлык кеше дә катнаша алмады, бу пандемия белән дә бәйле. “Моңа карамастан, читтә яшәүче милләттәшләребезнең онлайн формат аша татар җырын, милли кул эшләрен, татар тарихы белән танышу теләге бар. Шуның өчен әлеге проектны бик үзенчәлекле һәм кызыклы дип табабыз, бу видеоларны теләгән һәркем карый ала. Казанга килә алмаучы кешеләргә бу менә дигән мөмкинлек дип саныйм. Видео аша алар кул эшләрен ясап, аны көндәлек тормышта куллана ала”, – диде автономиянең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.

Әлеге мастер-класслар арасында тарихны аерып чыгарып була, чөнки татар халкы тарихы бик бай һәм эчтәлекле. Видеода тарих заманча, яшьләр телендә бара, анда мөһим булган даталарга һәм шәхесләргә игътибар бирелә. Тарихны җиңел форматта тәкъдим итү – яшьләр өчен иң кулай ысулларның берсе. “Татар кешесе үз тарихын белми”, – дигән сүзләрне еш кына өлкән буыннан ишетәбез. Аны белү өчен, ул ким дигәндә, мәктәпләрдә укытылырга тиеш. Ә Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен андый мөмкинлекләр юк, моның өчен аларга төрле әсбаплар сатып алырга туры килә. Бу мәсьәлә белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк. Миңа калса, проектыбыз катнашучысы Руслан Айсин кебек тарихны җиңел аңлата белүчеләр аз”, – дип сөйләде проект турында Татмедианың PR-директоры Ләйсән Сафина.

“Моны һәркем дә булдыра алмый, моның өчен педагог булып аңлата белү таләп ителә. Барлык спикерларыбыз да куйган максатка ирешә алды дип уйлыйм”, – дип бәя бирде Илдар Гыйльметдинов.

Видеодәресләрне шушы сылатамадан карап була.

fnkat.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*