tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар гаиләсе – милләтебез терәге
Татар гаиләсе – милләтебез терәге

Татар гаиләсе – милләтебез терәге

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фондының күчмә утырышы узды. Анда фондның башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, идарә әгъзалары – Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева һәм Алсу Әбелханова катнашты.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Ульяновск региональ бүлекчәсе эшчәнлеген уңай бәяләде.

“Гөлфирә Алиякберова җитәкчелек иткән оешма өлкәбезнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтлибез, аларның исемнәрен “Алтын китап”ка теркәп барабыз.

Алдагы көннәрдә яшьләр арасында гаилә кыйммәтләре турында аңлату эшләрен киңрәк җәелдерергә ниятлибез. Ни гаҗәп, кайбер яшьләребез “гражданский брак”ка өстенлек бирәләр. Яшь парларга үзләренең никахларын ЗАГС органнарында рәсми рәвештә теркәргә киңәш итәбез”,- диде автономия җитәкчесе.

Миләүшә ханым Гайфуллина “Татар гаиләсе” фондының Ульяновск төбәк бүлекчәсенең уңышлы һәм нәтиҗәле эшләве турында сокланып сөйләде.

“Безнең тарафтан оештырылган барлык проектларда да актив катнашып, башка төбәкләр өчен үрнәк булып торасыз”,- диде ул.

Миләүшә Хафиз кызы фондның региональ бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберованы юбилейлы туган көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Ульяновск өлкә татар автономиясе Татарстанның күрше районнары белән тыгыз элемтәдә тора, нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Менә шушы күркәм чарага да Буадан район хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Садретдинова килгән иде. Ул үзенең бай тормыш һәм педагогик тәҗрибәсе белән һәрдаим уртаклашып торуы өчен Гөлфирә Мансур кызына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ә Тәтеш районының “Ак калфак” оешмасы рәисе Римма Сафиуллова һәм Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина Тәтештә фондның бүлекчәсен булдыру турында килештеләр.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә “Татар гаиләсе” фонды белән кулга-кул тотынышып эшләүләре турында сөйләделәр.

Татар сәхнәсе йолдызлары – Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева һәм Алсу Әбелханова күркәм очрашуны моңлы вә дәртле җырлары белән бизәделәр.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*